Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төнбоек

Спорт остасы мәктәптә тәрбияләнә

Халык: «Кечкенә, төш кенә», дип әйтергә ярата кечкенәдән үк кайсыдыр өлкәдә үз сәләтен ача белгән балалар хакында. Әлеге язмамның героена тугыз яшь кенә булуга карамастан, ул инде шактый җиңүләргә иреште. Ул - безнең мәктәп укучысы Алмаз Якупов. Аның спортка ныклы адымнар белән кереп килүенә әнисенең дә роле зурдыр дип уйлыйм....

Халык: «Кечкенә, төш кенә», дип әйтергә ярата кечкенәдән үк кайсыдыр өлкәдә үз сәләтен ача белгән балалар хакында. Әлеге язмамның героена тугыз яшь кенә булуга карамастан, ул инде шактый җиңүләргә иреште. Ул - безнең мәктәп укучысы Алмаз Якупов. Аның спортка ныклы адымнар белән кереп килүенә әнисенең дә роле зурдыр дип уйлыйм. Чөнки үзе дә мәктәбебездә яшь буынга физик тәрбия бирүгә зур көч куя. Шул сәбәпле, улын да, җитәкләп, шәһәребезнең спорт мәктәбенә алып килә ул. Шушы үсмер турында үземне кызыксындырган сорауларыма җавап табар өчен, Яшел Үзән шәһәренә юл тоттым. Ял вакытында аның белән әңгәмә корып алырга булдым.
- Алмаз, шушы спорт мәктәбенә ничә яшьтән йөри башладың?
- Олимпия чемпионнары әзерләүче беренче номерлы Яшел Үзән спорт мәктәбенә мин бик кечкенә чагымнан ук, төгәлрәге, биш яшемнән йөри башладым.
- Күнегүләр атнасына ничә тапкыр үткәрелә?
- Якшәмбедән кала, көн саен барам. Ә каникуллар вакытында - көненә ике тапкыр.
- Уку белән спортны чиратлаштыру сиңа авыр түгелме?
- Бик җиңел түгел, әлбәттә. Әмма гимнастика белән шөгыльләнү дәресләрне әзерләмәскә сәбәп түгел.
- Ничек уйлыйсың, спорт кешегә нәрсә бирә?
­ ­- Спорт кешене чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә, минемчә.
- Спорт турында тапшырулар карыйсыңмы?
- Әйе, төрле роликлар, видео һәм кинофильмнар карыйм. Алардан үземә тиешле күнекмәләрне алырга тырышам. Сочида барган Олимпиада уеннарын күзәтеп бардым һәм безнекеләр өчен җан атып утырдым.
- Бигрәк тә нинди спорт төрләре ошый?
- Әлбәттә, спорт гимнастикасына. Шулай ук баскетбол, хоккейны үз итәм, чөнки алар кешедә ихтыяр көчен булдырырга ярдәм итә.
- Кечкенә булуга карамастан, инде синең җиңү­ләрең дә бар икән, Алмаз.
- Әйе, шәһәр һәм район буенча өч ел рәттән беренче урынны яуладым. Хәзерге көндә гимнастика буенча өченче зурлар разрядына күчтем.
- Спорттан кала, тагын ниләр белән кызыксынасың?
- Элек сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә идем. Рәсем ясарга сәләтем булса да, вакытым аз калу сәбәпле, анда йөрми башладым. Шулай да күңелем теләгәндә рәхәтләнеп рәсем ясыйм.
- Киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнергә уйлыйсыңмы?
- Минем максатым - спорт мастеры булу. Үземнең тренерларым Артем Сергеевич һәм Илгиз Мансуровичка охшарга тырышам.
- Сиңа уңышлар гына телисе кала, Алмаз.
Мөхетдинова Гөлия,
Әйшә мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев