Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган борыч

Ингредиентлар: • 0,5 кг татлы борыч • 1 стакан дөге • 1 суган • 1 йомырка * 3 аш кашыгы зәйтүн мае • тәме буенча борыч * 450 г ит • 1 кишер *3 аш кашыгы томат пастасы * 1 бәйләм петрушка • тоз тәме буенча

⠀ 1. Татлы борычларның төбен түгәрәкләп кисәргә, эчендәге орлыкларын алырга кирәк. 

2. Кишерне угыч аша үткәрегез, вак итеп суганны кисегез, һәм аларның икесен берләштереп көнбагыш маен кыздырыгыз. 

⠀3. Иттән фарш ясагыз, аерым савытта дөгене бүрттереп алабыз да дуршлагта саркытабыз. 

⠀4. Пешкән дөгене, кыздырылган кишер белән суганны, 1 чи йомырканы фаршка кушабыз. Борыч өстибез. Җентекләп барысын да бутыйбыз. 

⠀5. Әлеге массаны борычларга тутырабыз һәм аларны тирән кәстрүлгә тезәбез, өстенә су салып утка куябыз. Бераз кайнау кергәч, томат пастасы өстибез. Кәстрүл капкачын ябып, сүрән утта тагын 50 минут пешерәбез. 

6. Табынга чыгарыр алдыннан тутырылган борычыбызны яшел тәмләткечләр белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X