Искиткеч тәмле, кетердәп тора торган кыяр тозлау рецепты
Эльмира Камалиевадан кыяр тозлау РЕЦЕПТЫ
3 л банкага салына :
укроп башы
4-5 сарымсак
2 данә лавр яфрагы
4-5 данә кара борыч
кыяр.
Тозлак 1500 мл суга исәпләнгән, әгәр 3 л итеп кайнатсагыз - 2 гә тапкырларга.
1500 су
2 аш кашыгы тоз
4 аш кашыгышикәр комы
Шул тозлакны кыяр өстенә агызабыз,15 минут тотабыз. Яңадан кайнатабыз, кабат банкага кыяр өстенә агызабыз. Шулай 3 тапкыр эшләнә.
Соңгы этапта капкач ябар алдыннан3 л кыяр банкасына 100 мл уксус(9%) салып капкачны ябабыз.
Искиткеч тәмле кыяр булачак! Кетердәп тора...
Чыганак: 1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев