Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алма кесәле балаларга файдалы

Бакчагызда алма күп булдымы? Шарлотка пешереп тә ялыккансыздыр, алма бәлеше дә туйдыргандыр, мөгаен…

Ә менә алма кесәлен бик еш кайнатмыйсыздыр әле. Ә бит ул балалар өчен бик файдалы.

Алманы салкын суда юып, дүрткә бүләбез, үзәген алгач, юка телемләп турыйбыз. Кәстрүлгә аз гына су салып, алма кисәкләрен шунда пешереп алабыз. Пешкән алманы кайнар судан алып, агач кашык белән изә-изә иләк аша чыгарабыз. Измәне яңадан кәстрүлдәге алма пешкән суга салабыз. Аннары, аңа шикәр комы өстәп кайнатып чыгарабыз да салкын су белән сыеклаган бәрәңге оны кушып, тагын бер тапкыр кайнатып чыгарабыз һәм сүндереп куябыз.
Теләгән кешегә кесәлгә әчкелтем тәм дә кертергә мөмкин. Моның өчен шикәр белән бергә лимон кислотасы яки миләш, сырганак суты салырга кирәк.

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X