Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Укучыда милли үзаңны ничек тәрбияләргә

9нчы лицей укучылары быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән муниципаль олимпиадаларда 9 призлы урын яулаган. Лицейда татар телен һәм әдәбиятын укытуга, бүтән фәннәр белән беррәттән, зур әһәмият бирелә. 1374 укучы белем алган лицейда (нибары 366 татар баласы укый) 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Укытучылар телне...

9нчы лицей укучылары быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән муниципаль олимпиадаларда 9 призлы урын яулаган.
Лицейда татар телен һәм әдәбиятын укытуга, бүтән фәннәр белән беррәттән, зур әһәмият бирелә. 1374 укучы белем алган лицейда (нибары 366 татар баласы укый) 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Укытучылар телне дәрес­тә өйрәтү белән генә чикләнеп калмыйча, уку-укытуда төрле формаларны актив кулланырга тырыша. Әхлак дәресләре, татар телендә ата-аналар җыелышлары, әдәби-музыкаль кичәләр, тәрбия сәгатьләре, иҗади бәйгеләр үткәрү, сәяхәтләр, театрларга экскурсия оештыру - болар эшнең кайбер төрләре генә. Шундый ата-аналар җыелышларының берсе күптән түгел генә лицейның актлар залында булып узды. Әти-әниләр каршында үзенә күрә хисап формасында булды ул. Лицейда татар телен өйрәнүдә алып барыла торган эшләр турында сүз барды җыелышта. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү турында укытучылар әти- әниләр, мәгариф идарәсе, милли-мәдәни үзәк рәисе катнашында уртага салып сөйләште. Төрле сыйныфта белем алучы балаларның чыгышлары, җыр- музыка белән бергә үрелеп барганга күрә, беркемне дә ялыктырмады җыелыш. Кунак­лар да, укучылар да укытучы Динә Бәдретдинованың театр студиясе укучылары иҗатын хушланып тамаша кылды. Лицейның татар театр-студиясенә V-XI сыйныф укучылары йөри һәм алар ел саен, нинди дә булса әсәрне сәхнәләштереп, яшьтәшләре хөкеменә тәкъдим итә. Бу юлы тамашачыга Г.Тукайның «Шүрәле»сен күрсәттеләр.
Лицейда милли тәрбия эшенең аерылгысыз бер өлеше булып 1996 елда ачылган «Татар халкының тормышы һәм көнкүреше» исемле этнография музее тора. Музей җитәкчесе-укытучы Динә Биккинина әйтүенә караганда, укучылар дәресне музейда үткәрүне бик ярата. Музейны экспонатлар белән тулыландыруда укучылар үзләре дә актив катнашкан, экскурсовод вазыйфасын да уңышлы башкара.
Милли үзаң тәрбияләүдә, укытучылар фикеренчә, күре­некле якташлар белән очрашулар әйбәт роль уйный. Шагыйрьләр, язучылар еш кунак биредә. Укучылар Казан театрларына, музейларга еш йөри. Бергәләп спектакльләр кую һәм зур театрларда профессиональ артистларның уенын карау, музейлар эшчәнлеге белән танышу һәм халыкның тормыш-көнкүреш чагылдырган музейны лицейда оештыру, күренекле татар шәхесләре иҗаты белән даими танышып тору, татар телендә уза торган бәйгеләрдә катнашу - боларның һәркайсы балада милли үзаң тәрбияләүдә бик тә әһәмиятле. Тик җыелышта яңгыраганча, телне өйрәнү, аны ярату, белү - гаиләдән башланырга тиеш. Гаиләдә бала тәрбияләү серләре белән әти-әниләр уртаклашты. Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роза Сәлахова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Филиппова да җыелышта күтәрелгән мәсьәлә буенча үзенең фикерен җиткерде.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X