Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Тукай фонды»ның беренче лауреатлары

18 сентябрь көнне Яшел Үзән Милли-мәдәни үзәк советының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта республика «Тукай фонды»ның Яшел Үзән бүлеге лауреатларына бүләкләр тапшырылды. Милли-мәдәни үзәк советының тарихи-мирас музеенда узган утырышында мөгаллимнәр, мәгариф ветераннары, журналистлар, шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан килгән милләт җанлы шәхесләр милли мәгариф үсешендәге яңа кануннар, Яшел Үзәндә бөек шагыйребез...

18 сентябрь көнне Яшел Үзән Милли-мәдәни үзәк советының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта республика «Тукай фонды»ның Яшел Үзән бүлеге лауреатларына бүләкләр тапшырылды.
Милли-мәдәни үзәк советының тарихи-мирас музеенда узган утырышында мөгаллимнәр, мәгариф ветераннары, журналистлар, шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан килгән милләт җанлы шәхесләр милли мәгариф үсешендәге яңа кануннар, Яшел Үзәндә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл төзү турындагы мәсьәләне уртага салып тикшерде. Катнашучылар фикеренчә, татар телен куллану даирәсе тар. Мәктәпләрдә Белем көнендә тантаналы линейка, 5нче гимназияне һәм 16нчы мәктәпне исәпләмәгәндә, бары тик рус телендә генә алып барылган. Райондагы кайсыбер гимназия һәм мәктәпләр, татар исемен йөртсә дә, мәктәп күләмендәге чараларны рус телендә генә алып баруны кулай дип таба. Балага ана телен өйрәтүдә һәм өйрәнүдә мәктәптә зур мөмкинлекләр бар, тик бу эштә гаилә мөһим рольне уйный. Бу уңайдан Яшел Үзән мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Рәйханә Мостафина менә нәрсәләр сөйли:
- Быел 10нчы гимназиядә Габдулла Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә, Кытайдан килеп, Казанда белем алучы студентлар да катнашкан иде. Алар кичә барышында татар телендә иркен сөйләшеп-аралашып кына калмады, саф татар телендә матур-матур җырлар башкарып, телебезне ерак чит илдә дә әйбәт белүләрен күрсәтте. Күбесе татар телен якшәмбе мәктәбендә укып өйрәнгән. Иң мөһиме өйдә алар татарча сөйләшә. Америкада яшәүче татарлар да үзенең туган телен - татар телен белә, Польша татарлары да татарча өйрәнә. Туган телне өйрәнүдә, мәктәп белән беррәттән, гаиләнең дә роле зур.
Туган телгә хөрмәт тәрбияләүдә төрле тематик кичәләр һәм бәйрәмнәр дә билгеле бер әһәмияткә ия. Габдулла Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмнәре, фестивальләр, укучы бала күңелендә якты хисләр калдырып, туган телебезне яратырга өйрәтә. Узган уку елында «Тукай фонды»ның Яшел Үзән бүлеге Габдулла Тукайга багышланган иң матур шигырь бәйрәменә бәйге игълан иткән иде.
- Мәктәпләрдә Шигырь бәйрәме төрле формада үткәрелде, - дип сөйли Яшел Үзән Милли-мәдәни үзәк советы рәисе, «Тукай фонды»ның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Клара Филиппова. - Кайсыбер мәктәпләр бәйрәмне фестиваль формасында уздыруны кулай дип тапса, икенчеләрендә фәнни докладлар әзерләгән укучылар Казаннан килгән шагыйрьләр һәм язучылар алдында чыгыш ясады. Иң яхшылары бүләккә лаек.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган Шигырь бәйрәм-фестивальләрен үткәрү буенча төзелгән положениегә ярашлы рәвештә, өч урын билгеләнгән иде. Утырышта «Тукай фонды»ның беренче лауреатлары исеме яңгырады. I урын хаклы рәвештә 10нчы гимназиягә бирелде (милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова). II урында - 1нче мәктәп (милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Римма Гайнетдинова) һәм III урында - 3нче гимназия (милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Мәдинә Минһаҗева). Җиңүчеләргә 15,10, 8 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
Милли-мәдәни үзәк советы 2013-2014 уку елында да Габдулла Тукайга багышланган «Шигырь бәйрәмен иң яхшы үткәрүче»гә дигән исем астында бәйге үткәрергә әзерләнә. Узганыннан аермалы буларак, бәйгедә, Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмнәр үткәреп, балалар бакчалары да катнаша ала. Бәйгенең бүләкләү фонды 50 мең сум икәнен дә әйтергә кирәк, шуның 20 мең сумы балалар бакчаларына тәгаенләнгән, 30 мең сумы - мәктәпләргә.
Утырышта катнашучылар шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл кую, аны төзү өчен акча җыю буенча фонд ачу кирәклеге турында да сөйләште. Счет номерлары турында өстәмә хәбәр булачак.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X