Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Тел һәм Ил

Ил белән Тел эзлиләр ди, Берсен-берсе урманда. Тел, тукталып, эзли икән «Шүрәле»сен уйнарга. Урман дисәң, агачлар юк, Аның төбе бар-барын. Ә таптым, дип, киткән дә Тел, Кипкән ботактан күренгән Шүрәледәй бер борын. Шүрәлеләр моңайганнар, Беткәч качарга урын. Урман корып, юкка чыккач, Кош та югалта моңын. Ил килгән дә әйткән Телгә:...

Ил белән Тел эзлиләр ди,
Берсен-берсе урманда.
Тел, тукталып, эзли икән
«Шүрәле»сен уйнарга.

Урман дисәң, агачлар юк,
Аның төбе бар-барын.
Ә таптым, дип, киткән дә Тел,
Кипкән ботактан күренгән
Шүрәледәй бер борын.

Шүрәлеләр моңайганнар,
Беткәч качарга урын.
Урман корып, юкка чыккач,
Кош та югалта моңын.

Ил килгән дә әйткән Телгә:
- Урман инде юк хәзер,
Кистек тә без йортлар салдык,
Яшәү урының әзер!

- Их, син Илкәй, ялгышасың,
Анда миңа юк урын.
Сөйләшмиләр минем телдә,
Килде безгә ят буын.

Тел:
Башкача сөйләшә Илем
Безгә читрәк телдә.
Менә болай яңгырый ул,
Тыңлап кара мине дә:

Язлар килә, җәйләр җитә,
Көзләргә дә керәбез.
Күтәрелгән бәяләр дә
Түләүләр күп, күрәбез.

Алмаш-тилмәш безнең дәүләт
Портфельләр алмаштыра.
Информо-инновация
Күзләрне камаштыра.

ТКХлар1 чәчәк ата,
БДИләр2 дә бирешми.
Тел белән акчаны бутап,
Илебезнең бу адымы,
Яшь буынга килешми.

Авыр аңа башка телдә
Җавап тотулары да.
Ул укыды туган Телдә,
Төпле алган белеме дә.

Илем, синең «кайгыртуың»
Өметемне сүндермәс.
Телем бозып кимсетелсәм,
Дәүләтебез көн күрмәс.

Байлык очты, доллар китте,
Бездән әллә кайларга.
Халыкларым аерылды
Хәерче һәм байларга.

Балалар да бик еш туа
Путин капиталыннан.
Аракы эчеп, төтен өргән
Аналар карыныннан.

Илем эзли «җылы йөрәк»
Гарипне төзәтергә.
Баш вата һаман карт-коры
Долларлар юнәтергә.

Илдән китте вөҗдан, акыл,
Чит илләрдә докторлар.
Ул ил сорый хезмәт өчен
Арттырып күп тапкырлар.

Хезмәттә дә дан алмыйбыз,
Эшлиләр читтән килеп.
Яшьләребез җәфа чигә,
Эшсезлектән, яман чирдән,
Салым түли юк җирдән.

Җирләр дә сатыла инде
Чит илнең байларына.
Илем калыр микәнни соң
Чит илнең тайларына?

Күрмисең дә, ишетмисең,
«Сугыш» бара кырыңда.
Минем дә бит көчем бетте
Аунап ятам корымда.

Сугыш кырында яклады,
Карбышев катып бозга.
Газинур күкрәген куйды,
Утлы амбразурага.

Алар белде Илне саклап,
Яклап була Телне дә.
Минем телем яшәгән бит,
Евро-Азия илендә.

Читләште бит миннән халкым.
Нигә ул кухня теле?
Ишегеннән чыккач өйнең
Сөйләшергә юк хакы.

Ил:
Әй, чәпләшкә, тукта хәзер,
Тирә-юньне син бозма!
Урысчалатып сөйләшмәсәң,
Илем катырыр бозга.

Ленин телен өйрәнмәдең,
Маркска иярмәдең.
«Наданлыкта» калсаң шулай,
Эштән азат, кулларың буш,
Дисә дә, уянмадың.

Тел:
Ил һәм мин сөйләшкәч шулай
Аңлаштылармы, дисәң,
«Демократик» сүзен табып,
Чыгардылар бер исем.

Илем килеп мине якламакчы,
Капчыклап бирде ирек.
Күпме кирәк, алыгыз дип,
Яшәтте мине чирек.

Чирек сәгатьләр суктылар.
Елларын да уздырдык.
Тик «ирекле ил» түрендә
Нервыларны туздырдык.

Миңа Дин дә ярдәм итә,
Көч туплый бердәмлектә.
Ләкин Илем һаман бутый,
Милләтемнең динен күрми,
Канунын - тирәнлектә.

Дин эчендә хөкем сөрә
Байлыкка кызыгулар,
Машинада узышулар,
Урамда сугышулар,

Көпә-көндез атышулар,
Машина яндырулар,
Динебезнең телен дә бит
Урысча калдырулар.

Пушкин, Тукай очрашкач,
Сибелде миңа нурлар.
Яктырды гүя безнең дөнья,
Илебез безне дә зурлар.

Дәртләнеп тотындык шул чак,
Урыс телен өйрәндек.
Хәзер менә ишетәсең,
Минем Телем ник кирәк?
Бу сүзләрдән җирәндек.

Ана кушмый баласына
Минем телдә укырга.
Туган җирем, минем җирем!
Миннән нигә куркырга?

Ил онытса Шүрәлене,
Ил онытса Былтырны,
Ил онытса Су анасын
Ил онытса Урманны,
Көтеп тор син тиз арада,
«Кызыл әтәч» урганны!

Урман яна, төтен баса,
Тирә-юньдә юк тормыш.
Янгын телле булмаса да,
Ялап ала, юк сулыш!

Үз Телем миңа бик якын,
Нигә Илем сакламый?
Минем хокук кануннарда
Булганлыгын якламый.

Телең хаклы булса гына,
Илнең даны яклана.
Рухың сүнеп, Телең туңса,
Көю, яну саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X