Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Татар телебез гомерле булсын иде!

5 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балалар иҗат үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе старт алды. Ул көнне балалар иҗат үзәге бинасында бик күп ата-аналар, әби-бабайлар балаларын көтеп утыралар иде. Без аларга акция турында сөйләдек һәм аларны әңгәмәгә чакырдык. Әти-әниләр, әби-бабайлар рәхәтләнеп безнең сорауларга җавап бирделәр.Үзләренең татар теленә карата олы хөрмәтен белдереп,...

5 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балалар иҗат үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе старт алды. Ул көнне балалар иҗат үзәге бинасында бик күп ата-аналар, әби-бабайлар балаларын көтеп утыралар иде. Без аларга акция турында сөйләдек һәм аларны әңгәмәгә чакырдык.
Әти-әниләр, әби-бабайлар рәхәтләнеп безнең сорауларга җавап бирделәр.Үзләренең татар теленә карата олы хөрмәтен белдереп, безне бик сөендерделәр. Интервью бирүче - Цира Ревазовна Гогуа. Аның улы 1нче лицейда укый. Алар Татарстанда 5 ел яшиләр икән. «Улым миңа татар телен өйрәтә, яшәгән җирнең телен өйрәнергә кирәк. …Если хочешь оказать уважение другу - говори на его языке», - дип әйтте Цира ханым. Рәхмәт аңа, чын дөрес, хак сүзләр.
Аннары Мәрьям апа Тонкошкур белән сөйләштек. Ул үзенең катнаш гаиләсе турында саф татар телендә сөйләде. «Гаиләдә балалар белән татарча гына сөйләшәм», - диде ул.
Рус телле әти-әниләр дә читтә битараф калмадылар. Безнең сөйләшүгә Любовь Михайловна Филиппова белән Тамара Анатольевна Алексеева кушылып киттеләр. «Татар телен балалар белән бергә өйрәнәбез», - ди бу ханымнар. Татарча берничә сүз дә әйттеләр. Татар теленә карата уңай карашны сиздек. Рәхмәт аларга. Болар инде элеккеге рус әбиләре түгел. Ниһаять, боз кузгалды. Татар телебез гомерле булсын иде!
Сания Хәмидуллина,
балалар иҗаты үзәгенең татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X