Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Шигъриятнең тәмле теле

28 февраль көнне Яшел Үзәннең 3нче гимназиясенә кунакка шагыйрь абый - Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон килде. Үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган балалар шагыйрен гимназиябезгә V сыйныф укучылары чакырган иде. Алар очрашуга татар теле укытучылары белән бергә әзерләнгәннәр. Кичәдә шигырь артыннан...

28 февраль көнне Яшел Үзәннең 3нче гимназиясенә кунакка шагыйрь абый - Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон килде.
Үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган балалар шагыйрен гимназиябезгә V сыйныф укучылары чакырган иде. Алар очрашуга татар теле укытучылары белән бергә әзерләнгәннәр.
Кичәдә шигырь артыннан шигырь яңгырады. Балалар шагыйрьнең «Супермалай», «Кем кайда яши?», «Нәни димәгез миңа», «Кышкы иртә» һәм башка бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ә 5Г сыйныфында укучы Антон Успенский хәтта «Хәерле иртә!» шигырен рус теленә тәрҗемә иткән.
Ачык күңелле, җиңел аралашучан, күзәтүчән, игътибарлы гимназия балаларын шагыйрь үзе дә яратып өлгерде, аларның көтелмәгән сорауларына җавап биреп ләззәтләнде, автографлар өләште. Әлбәттә, үз шигырьләрен һәм шаян хикәяләрен дә укыды, ничек шигырь яза башлавы турында да сөйләде. Туган телне белмичә үскән шәһәр балалары аның йөгерек матур тел белән язган шигырьләрен татар теле дәресләрендә ятлап, тел өйрәнәләр икән. Әлеге кичәдә катнашкан бишенчеләр дә шигърият аша татар теленең матурлыгын тойдылар.
Безнең гимназиянең татар теле укытучылары - Мәдинә Минһаҗева, Римма Якупова, Мәдинә Әдиятуллина, Фирая Сибгатуллина, Эльвира Әхмәтова, Ләйсән Халитова һәм башкалар да дәресләрдә бүгенге шагыйрьләрнең яңа шигырьләрен яратып кулланалар.
Татар әдәбиятындагы иң соңгы яңалыкларны, шагыйрьләребезнең яңа шигырьләрен, прозаикларыбызның иң кызыклы әсәрләрен, әлбәттә, вакытлы матбугат та җиткереп тора. Шуңа күрә дә гимназиябезнең иң алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган китапханәсеннән кеше өзелми. Укытучылар да, алар үрнәгендә укучылар да, китапханәгә килә торган газета-журналларны карап баралар, дәресләрдә һәм класс сәгатьләрендә файдаланалар. Язучының яңа бер әсәре күңелләрен кузгатса, авторның үзен чакыру хәстәрен күрә башлыйлар.
Ләбиб Леронны күрәсе килү теләге дә шагыйрьнең вакытлы матбугаттагы чыгышларын укып кинәнгәннән соң, китапханә диварлары арасында туган иде.
Бу очрашу балалар күңелендә бик озак сакланачак һәм башка бик күп очрашуларга этәргеч булачак. Безнең әдәбиятыбыз бай бит ул, очрашасы килеп торган язучыларыбыз да байтак.
Әнисә Оченева,
3нче гимназия китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев