Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Рус кызы Тукайны яттан укый

Быел 16нчы татар мәктәбенең XI сыйныфын тәмамлаган Алена Седова Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен татар телендә яттан укый. Рус милләтеннән булган әлеге сөйкемле кыз мәктәптә 11 ел дәвамында бары тик «5»ле билгеләренә генә укыган, нәтиҗәдә, урта белем турындагы аттестат белән бергә, алтын медаль дә алган. Шушы көннәрдә генә без аның белән...

Быел 16нчы татар мәктәбенең XI сыйныфын тәмамлаган Алена Седова Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен татар телендә яттан укый.

Рус милләтеннән булган әлеге сөйкемле кыз мәктәптә 11 ел дәвамында бары тик «5»ле билгеләренә генә укыган, нәтиҗәдә, урта белем турындагы аттестат белән бергә, алтын медаль дә алган. Шушы көннәрдә генә без аның белән очрашып сөйләштек.
- Алена, мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге, балалардан бигрәк әти-әниләр, бердәм дәүләт имтиханнарыннан - ЕГЭдан зарлана. Янәсе, балаларның башын катыра торган ЕГЭлар кирәк нәрсә түгел ди ата-аналар. Синең бу хакта фикер ничек?
- Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган кеше буларак, мин, әлбәттә, бөтен йөрәгем белән ЕГЭ бирү яклы. Укучының 11 ел мәктәптә җыйган белемен бәяләргә мөмкинлек бирә ул. Ничә ел буе укып, ЕГЭны бирә алмау - оят, минемчә, димәк, кеше мәктәпкә әзерлексез йөргән дигән сүз. ЕГЭ нәтиҗәләре буенча югары уку йортына керергә була: кабат сынау бирүдән, стресс кичерүдән коткара бит ул ЕГЭлар.
- Төп фәннәрдән ничә балл алдың?
- Математикадан - 74, рус теленнән - 92 балл. Болар ныклы «5» булуын раслый. Өлкән сыйныфларда укыганда төрле фән буенча муниципаль олимпиадаларда гел катнашып килдем. Аларның да файдасы тигәндер, ник дигәндә, олимпиадаларга өстәмә рәвештә әзерләнәсең. Рус теленнән республика олимпиадасында мактаулы II урынны алдым.
- ЕГЭ нәтиҗәсеннән күренгәнчә, төгәл фәннәр белән дуслык шәптән түгелме?
- Яшермим, мин гуманитар фәннәргә өстенлек бирәм.
- Тәҗрибәле кеше буларак әйт әле: өлкән сыйныфларда ничә сәгать дәрес әзерләргә кирәк?
- Укуга беренче сыйныфтан башлап бик җитди карадым мин. Соңгы X-XI сыйныфларда дәресләргә кимендә 4-5 сәгать әзерләндем. Мәктәптән тыш, махсус китаплар, дәреслекләр алып, үзлектән дә шөгыльләндем. Мәктәп программасындагы китапларны укып, даими үзләштереп барырга тырыштым.
- Сиңа, республика олимпиадасында мактаулы урыннар алучыга, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы акыллы кызга теләсә кайсы вузның ишеге ачык. Йөрәгең кайсы вузны сайлады?
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтына тапшырам документларымны. Киләчәктә үземне йә салым инспекциясендә, йә булмаса, банк системасында эшләрмен дип күз алдына китерәм. Туып үскән илемдә, яшәргә көч, очарга канатлар биргән республикама хезмәт итәргә исәбем.
- Татар телен әйбәт белүең сокландыра.
- Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булып санала, димәк, биредә яшәгән халык ике телне дә белергә тиеш дип исәплим мин. Ә миңа телләр өйрәнүдә бик җайлы туры килде. Гаиләбез белән Рус Әҗәле авылында яшәдек. 8 сыйныфны шул авыл мәктәбендә тәмамладым. Авылда төрле милләт кешеләре яши, ә без, балалар, бергә аралашып, бергә уйнап үстек. Шәһәрдән кайтып йөрүче яшьтәшләрем белән дә үзара татар телендә аралаштык. Дөрес, шәһәргә күчеп килгәч, татар телен куллану даирәсе тарайды. Дуслар белән күбрәк рус телендә сөйләшәбез. Яшел Үзәннең «Көн артыннан көн» тапшыруын да гаиләбез белән бергә карыйбыз, аңламаган урыннарын әти-әнигә мин тәрҗемә итәм. Ике телне дә әйбәт белүем миңа көндәлек тормышта дуслар белән аралашканда бик тә ярдәм итә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X