Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Күңелләргә илһам килгәндә»

Мәктәбебезнең актлар залына шигърияткә битараф булмаган укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Биредә республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Күңелләргә илһам килгәндә» дип исемләнгән иҗади кичә үткәрелде. Укучы балалар белән очрашуга халкыбызның инде танылып өлгергән яшь шагыйре Рифат Сәлах килде. Яшь кенә, әмма яшәү гаме белән янучы, әдәбият дәрьясына...

Мәктәбебезнең актлар залына шигърияткә битараф булмаган укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Биредә республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Күңелләргә илһам килгәндә» дип исемләнгән иҗади кичә үткәрелде.

Укучы балалар белән очрашуга халкыбызның инде танылып өлгергән яшь шагыйре Рифат Сәлах килде. Яшь кенә, әмма яшәү гаме белән янучы, әдәбият дәрьясына ышанычлы адымнар белән кереп баручы шагыйрь үзенең иң матур шигырьләрен укыды. Аның белән бергә «Раян» мөселман җыры төркеме дә килгән иде. Алар үзләренең моңлы, дини җырларын яңгыраттылар.
Бәйрәм ашы - кара-каршы дигәндәй, мәктәп укучылары да үз чиратында бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр: җыр, бию, шигырьләре белән алар да кунакларыбызны бик сөендерделәр.
Мин, бәйрәм тәмамлангач ук, шагыйрьгә үземне кызыксындырган сорауларны бирергә теләдем.
- Рифат абый, шигырьләр иҗат итү белән кечкенәдән мавыгасызмы?
- Кечкенәдән дип, кечкенә чакта бер дүртьюллы шигырь язып караган идем, әйбәт килеп чыкты үзе.Тик менә миңа шигырь язу ошамады шул ул вакытта. Аннан үсә төшкәч, шигырьләр язучы иптәш егетемә кызыгып, мин дә яза башладым инде.
- Рифат абый, милләтебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
- Бүгенге көндә күп кенә яшь егет-кызларыбыз хәмер эчүгә, тәмәкегә, телебезне бозып сөйләшүгә тартыла. Безнең милләтебезнең киләчәге яшьләр кулында бит инде. Менә яшьләр, үзләрен кулга алып, туры юлга бассалар, милләтебезнең киләчәге өметле булыр, дип уйлыйм.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Киләчәгемне фаразлый алмыйм, вакыт күрсәтер. Өченче китабымны чыгарырга хыялланам, шуның өстендә эшләрмен, дип уйлыйм.
- Рифат абый, әле генә шигырьләр яза башлаган яшь шагыйрьләребезгә нинди киңәшләрегезне бирер идегез?
- Нәрсә әйтәсем килә, язудан туктамагыз, башка шагыйрьләр иҗатын укыгыз. Күңелегездә язарга дигән теләк бар икән, димәк, язарга кирәк.
- Рәхмәт сезгә, Рифат абый. Сезгә иҗади уңышлар телисем килә.Сездән яңадан-яңа матур шигырьләр көтеп калабыз.
Минем дә үз хыялларым, максатларым бар. Мин шигырьләр иҗат итү белән мавыгам һәм әлеге сәләтемне үземдә алга таба да үстерергә телим. Язган шигырьләрем аша кешеләргә күңелемдә булган хисләремне, әйтәсе килгән сүзләремне җиткерәм. Бәлки, шигырьләрем аша мин үсеп килүче буынга туган тел кадерен аңлата алырмын. Безнең алдагы тормышыбыз, татар телебезнең юкка чыкмавы киләчәк буыннан тора бит. Татар теле яшәргә, чәчәк атарга, үсәргә тиеш.
Гыймадиева Эльвина,
16нчы урта гомуми белем мәктәбе
укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев