Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Хезмәтен яратып башкаручылар

Үз хезмәтенә туры, эшен яратып башкаручы кешеләр арабызда һәрвакыт бар, киләчәктә дә булыр дигән өметтә мин. Сүзем Яшел Үзәннең Карл Маркс урамының 53А йортында урнашкан почта бүлекчәсе хезмәткәре (нинди вазифаны үтәүче икәнен дә белмим, гафу итсеннәр) Рушания Галимова хакында. Моннан 3 атна элек минем исемгә котлау телеграммасы килгән булган. Алар,...

Үз хезмәтенә туры, эшен яратып башкаручы кешеләр арабызда һәрвакыт бар, киләчәктә дә булыр дигән өметтә мин.
Сүзем Яшел Үзәннең Карл Маркс урамының 53А йортында урнашкан почта бүлекчәсе хезмәткәре (нинди вазифаны үтәүче икәнен дә белмим, гафу итсеннәр) Рушания Галимова хакында. Моннан 3 атна элек минем исемгә котлау телеграммасы килгән булган. Алар, шул телеграмманы тапшыру өчен 2 тапкыр килеп тә, мине туры китерә алмаганнар. (Мин авылда идем).
Чакыру кәгазе калдырып, телефон аша хәбәрләшергә тәкъдим ясап киткәннәр. Авылдан килгәч, башта нинди телеграмма микән дип, куркып та калдым. Телефон аша сөйләшкәч, почта бүлекчәсендә эшләүчеләрнең кешегә игътибарлы, ягымлы итеп сөйләшүләренә исем-акылым китте. Тиз арада миңа Рушания телеграмманы китереп тә җиткерде. Көнендә котлау ала алмавыгыз кызганыч дип, исәнлек теләп китеп тә барды. Аңа, хезмәттәшләренә рәхмәтем зур.
Телефон аша татарча сөйләшә башлауга «говорите по русски» диләр, яки трубканы гына аталар. Бу хезмәткәрнең матур, ягымлы итеп сөйләшүенә, эшен җиренә җиткереп башкаруына сокландым. Аларга эшендә уңышлар, сәламәтлек телим. Арабызда шундый кешеләр күбрәк булсын иде.
Рәйханә Зәйнуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев