Яшел Үзән

Тукай, Туфан һәм без

Тәләһһеф1 Мәлганәт2 , пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш. Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап; Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап. Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?! Г. Тукай. 1911. Язмамны шушы...

Тәләһһеф1
Мәлганәт2 , пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?!
Г. Тукай. 1911.
Язмамны шушы сүзләр белән башлап китүем өчен мине укучыларым кичерер, дип уйлыйм, чөнки бу милли горурлыгыбыз булган халкыбызның олпат шәхесләре янында булырлык, минем халкым алдында мактанырлык, иҗади хезмәтләрем юк дәрәҗәсендә диярлек. Ләкин мин дә һәм башкалар да шушы милләт вәкиле, татар булып туганбыз икән, һәрберебез дә «Тукай, Туфан һәм мин» дип уйласын иде. Син үз халкың өчен нинди дәрәҗәдә лаек вәкил булып көн күрәсең? Әйе, бар кеше дә шагыйрь дә, язучы да, драматург та булып бетмәс, ләкин һәр эшләгән урыныңда син шул хезмәтеңне, эшеңне җиренә җиткереп, дөрес юлда матур хезмәт итәр өчен Тукай һәм Туфан иҗатыннан көч алып яшәргә, эшләргә омтылу, ул үзе бер казаныш, дип әйтер идем.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килә, ә 1913 елның 2 апрелендә бакыйлыкка күчә. Шушы гомер эчендә, җиде елы тулы канлы иҗат итү дәверендә, Габдулла Тукайның мирасы 1917 елгы революциягә кадәр әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы 55 тапкыр 110 мең данә чыккан булса, ә инкыйлабтан соң
Г.Тукай әсәрләре татар телендә миллионнарча тираж белән басылды.
Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп телләрдә очратырга мөмкин: аерым алганда Тукайга багышланып язылган китаплар, журнал-газета битләрендә мәкалә һәм истәлекләр язылып тора, Аллаһка шөкер. Тукаебызны онытмавыбыз белән көчле дә без. Шулай булырга язсын иде. Иншалла!
Габдулла Тукай иҗатына гашыйк һәм тугры иҗади хезмәт итүче милләттәшләребез, халкыбыз арасыннан 200гә якын данлыклы шәхесләребезгә Габдулла Тукай исемендәге премия бирелүе дә, бөек шагыйребез калдырган мирасның уңышлы, олпат җимеше дип атап була.
Тукаебызның турылыгын, халкыбызны рухы белән яратучанлыгын, шул ук вакытта киләчәккә өмет уятучанлыгын, милләтебезнең башка халыклар арасында тигезлеген исбатларга тырышучанлыгын дәвам иткән Туфан Миңнуллин нәкъ менә Тукай үлгәннән соң, 22 ел вакыт узгач, 1935 елның 25 августында дөньяга килә. Туфан Миңнуллин 77 ел гомерендә янып-көеп иҗат итте. Ул, Тукай белән чагыштырганда, нәкъ 50 ел артык яшәп, безне куандырды, яшәргә көч-куәт өстәде. Без шуның белән бәхетле дә. Димәк, Туфаныбызга Тукайга караганда, безнең чорыбыз яшәү өчен яхшырак, иҗат итүгә тулырак мөмкинлекләр биргән. Шуңа да чорыбызга без бик рәхмәтлебез. Туфан актив тулы тормыш, матур гаилә корып яшәде, иҗат итте. Туфан белән бергә хезмәт һәм иҗат итүче якын дусларына, каләмдәшләренә, гаиләсенә, аеруча хәләл җефете Нәҗибә ханымга рәхмәт кенә әйтәсе кала.
Туфан Миңнуллинның иҗаты бүгенге көндә яшәүче милләттәшләребезгә күпмедер дәрәҗәдә аңлаешлы. Күпләп калдырган мирасын фәнни нигездә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Ә без аны турылыгы, зирәклеге, кешелеклелеге һәм башка булган уңай сыйфатлары өчен дә зурлыйбыз, Тукайга тиңлибез. Тукай һәм Туфан күктәге йолдызлар арасында иң якты йолдыз булып безнең күгебездә янып тора да инде.
Тагын бер кызыклы язмыш аларны бербөтен итә кебек. Габдулла Тукай 1913 елның 2 апрелендә, ә Туфан Миңнуллин - 2012 елның 2 маенда, Тукайның вафатына 100 ел тулар алдыннан бакыйлыкка күчә. Бу олпат шәхесләрне яз айларының 2нче числосында Җир-ана үзенең куенына алды. Уйлансаң, монда да ниндидер без аңлый алмаган бергәлек яшеренмәде микән, диясе килә. Бусы минем рухыма якын фәлсәфә генә. Ә менә Тукай, Туфан рухына дога кылып, хәзерге буын милләттәшләребезгә ниндидер матурлык, яхшылык эшләп калдыру теләге белән янып яшәвем белән, 80 яшькә таба аяк баскан карчык булсам да, үземне бәхетле кеше дип атасам, урынлы булыр дип уйлыйм.
1993 елның декабрендә Туфан Миңнуллин белән Казанда 2нче хастаханәдә дәваланырга туры килде. Ул биредә дә милләтебезгә тугрылыклы булуын күрсәтте. Ял бүлмәсендә бер генә телевизор булганлыктан, безгә татарча каналдан тапшырулар карау мөмкин түгел иде. Туфан Миңнуллин хастаханәгә кергәч, без инде аз булса да, үзебезнең телдә тапшырулар карый башладык. Авырып ятучы милләттәшләребез Туфан Абдулловичның бу кыюлыгын бер кечкенә «революциягә» тиңләде. Без аңа мең-мең рәхмәтләр укыдык. Җаны җәннәттә булсын, рухы милләттәшләребез күңелендә мәңге саклансын.
Аннары күптән түгел, Дәүләт Советына йомыш белән баргач, шушы бөек шәхесләргә тугрылыклы калып, халкыбызга хезмәт итүче Разил Исмәгыйль улы янында булырга туры килде. Ул һәрвакыт илтифатлы, ачык чырай белән безнең ише эше төшкән кешеләргә акыллы тәкъдимнәре белән ярдәм итеп, хәлебезне аңлап тора.
Бу юлы да: «Әйдәгез, Клара Мәрдановна, менә бу урындыкта Туфан Абдуллович утырырга яратты, менә шушы урындыкка утырыгыз әле», - дигәч, мин инде ул урындык янында бераз туктап калдым. Күрше өстәлдәге Туфан Абдулловичның фотосурәтенә карап, рөхсәт сорагандай иттем дә, өстәл янындыгы урындыкны тартып алып утырдым. Шуннан соң Туфан Абдуллович белән бергә эшләгән вакытларын җылы итеп, сагынып искә алды.
- Ничә еллар буе бергә бик матур эшләдек, акыллы, төпле, дөрес фикерләре һәм җор сүзләре белән шатландырып торды, - диде.
Безнең җылы әңгәмә шулай дәвам итте.
Разил Вәлиев белән булган шушы сөйләшүдән соң, мин үземдә яңа көч тапкандай булып утырганда, бүлмәгә «Тукай фонды» президенты, Тукайның туганы Риман Гыйлемханов килеп керде. Менә шушы очрашуда Габдулла Тукайның тууына 130 ел (2016 ) тулу уңаеннан Разил Вәлиев безгә күрсәтмәләр бирде.
Тукай, Туфан һәм без дип яшәргә, иҗат итәргә язсын иде һәрбарчабызга.
Клара Филиппова.
Яшел Үзән
1 Тәләһһеф - кайгыру, хәсрәтләнү.
2 Мәлганәт - түбәнлек, явызлык.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: