Яшел Үзән

Туган телеңне яратырга кирәк

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы МИҢНЕӘХМӘТОВ Яшел Үзән шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы съездында делегат буларак катнашты. Аның милли матбугат турында уй-фикерләре укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Съезд уңаеннан чыгарылган «Халкым минем» газетасында Гөлназ Шәйхи белән әңгәмәсе нәкъ менә шул хакта. - Ирек...

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы МИҢНЕӘХМӘТОВ Яшел Үзән шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы съездында делегат буларак катнашты. Аның милли матбугат турында уй-фикерләре укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Съезд уңаеннан чыгарылган «Халкым минем» газетасында Гөлназ Шәйхи белән әңгәмәсе нәкъ менә шул хакта.
- Ирек Җәүдәтович! Газетабыз «Халкым минем» дип атала. Без татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген, милли-мәдәни тормышын яктыртып барырга тырышабыз. Максатыбыз - укучыга милләтебезнең ничек яшәгәнен, аның ничек сулаганын җиткерү. Һәркемнең тел, милләт дигән төшенчәләргә үз фикере бар. Сезнеке ничегрәк?
- Минеке бик гади. Һәркем үзенең кайда туганын, үз нәселен, үз милләтен, үз тарихын белергә тиеш. Моның өчен шәҗәрәңне төзергә, туган телеңне, нәсел җепләрен яратырга кирәк.
Балачагым Саба районы Миңгәр авылында узды. Ул вакытларны гел сагынып искә алам. Гаиләдә кечкенәдән туган авылга, кешеләргә карата мәхәббәт тәрбияләделәр. Өйдә әти-әнием, әби-бабаем белән гел туган телдә аралаштык. Хәзер дә шулай.
Татарстан - татар иле һәм һәр татар үз туган телен белсен иде.
- Аллага шөкер, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырабыз - «яңа җитәкче татарча белә микән?» дигән сорауга җавап бу. Ирек Җәүдәтович! Ничек уйлыйсыз, татар басмаларының, татарча тапшыруларның киләчәге бармы?
- Татар телле газета-журналларның, телевизион тапшыруларның, татар әдәбиятының киләчәге булмаса, татарның киләчәге юк дигән сүз! Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясенндә меңнән артык массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, җиде йөзгә якыны даими чыгып килә. Татар телендә илле газета һәм сигез журнал бар. Ә «Чаян», «Идел», «Татарстан», «Моя Универсиада» журналлары ике телдә - татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Шулар янына Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәлектә нәшер ителә торган «Халкым минем» газетасы да килеп кушылды менә.
Милли һәм махсус басмалар, социаль яктан әһәмиятле башка массакүләм мәгълүмат чараларының саны елдан-ел арта бара. Татар телендә чыгучы «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» кебек иҗтимагый-сәяси басмалар белән беррәттән шәхси газеталар да басыла. Хатын-кызлар өчен - «Сөембикә», әдәбият сөючеләр өчен - «Казан утлары» һәм «Мәйдан», укытучылар, гыйльми хезмәткәрләр өчен - «Мәгариф», сәнгать яратучыларга - «Сәхнә», яшьләр өчен - «Идел», үсмерләр өчен «Ялкын» журналы нәшер ителә. Балалар өчен татар телендә нәшер ителүче басмалар арасында тагын әле «Сабантуй» һәм «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Салават күпере» журналы да бар.
«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенә караган 99 республика, шәһәр, район газетасының иллесе татар телендә чыга. Соңгы елларда район һәм шәһәрләрдә чыга торган вакытлы матбугат чараларын үзгәртеп кору башланды. Басмалар үзәкләштерелде. Материалларны биткә салуның заманча ысуллары кулланылышка керде. «Әлмәт таңнары», «Маяк», «Бөгелмә авазы», «Зәй офыклары», «Яшел Үзән», «Туган як», «Якты юл», «Чистай хәбәрләре», «Минзәлә» һәм «Шәһри Чаллы» газеталары төсле булып чыга башлады. Инде күргәнегезчә, «Татарстан», «Сөембикә», «Ялкын» журналларының да эчтәлеге, тышкы, эчке бизәлеше һәм дизайны тулысынча яңартылды. «Атна вакыйгалары» республика мәгълүмати тупланмасы 238 мең 150 тираж белән тарала.
- Русиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә дә татар телендә нәшер ителүче газета-журналларыбыз, радио-телевизион тапшыруларыбыз байтак. Алар белән бүгенге көндә элемтәләрегез ничек?
- Милли матбугатны үстерү, журналистларның һөнәри эшчәнлекләрен күтәрү, үзара фикер алышу, шул исәптән республикадан читтә нәшер ителүче татар басмалары белән элемтәләрне ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте, Русия һәм Татарстан журналистлары берлекләре ярдәмендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары Конгрессын оештыра. Биредә Русиянең кырыктан артык төбәге һәм БДБ илләреннән матбугат чаралары вәкилләре катнаша. Алар арасында һәрвакыт диярлек Башкортстан, Мордовия, Мари Эл, Чуашстан, Удмуртия Республикалары, Оренбург, Самара, Түбән Новгород, Омск, Пермь, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләре татар газеталары һәм электрон матбугат чаралары вәкилләрен күрергә була. Бүгенге көндә төбәкләрдәге татарча басмаларга кушымта итеп «Атна вакыйгалары» да чыгарыла. Нәтиҗәдә, читтәге милләттәшләребезнең Татарстан, татар дөньясы яңалыклары белән танышып бару мөмкинлеге барлыкка килде.
Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары Конгрессы кысаларында массакүләм мәгълүмат чараларында туган якның милли-мәдәни традицияләрен һәм йолаларын иң яхшы яктырту буенча «Күп төсмерле Русия» дип аталган Бөтенрусия журналистлар бәйгесе үткәрелә. 2005 елдан бирле уздырылып килүче әлеге конкурста чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче татар журналистлары да актив катнаша.
Чит регионнардагы татар басмаларын үстерү, аларга ярдәм йөзеннән журналистлар арасында ел саен уздырылучы «Бәллүр каләм» бәйгесе кысаларында махсус номинация - «Туган тел» номинациясе булдырылды.
- Әйтегез әле, татарлыкны саклап калу өчен безгә ниләр эшләргә кирәк?
- «Татарлыкны сакла» дип өстән кушып булмый, миңа калса, ул кешенең күңелендә булырга тиеш. Милләткә хөрмәтне гаиләдә тәрбияләргә кирәк. Халкыбызның бай тарихын, күренекле шәхесләрен, милли җыр-моңнарын бала кечкенәдән белеп һәм яратып үсәргә, алар белән горурланырга тиеш. Ике яшь кеше гаилә корып, сабыйлары тугач, теле ачылганда ук аңарда туган телгә мәхәббәт тәрбияләсә, ул бала үскәч тә рәхәтләнеп ана телендә аралашачак. Мин үзем балам белән гел татарча сөйләшергә тырышам.
- Ирек Җәүдәтович, татар җырларын тыңларга яратасызмы?
- Мин гел татар җырларын тыңлыйм! Иң яратканым җырчым, әлбәттә, Салават, чөнки без бөтенебез дә Салават җырларын тыңлап үстек. Халык көйләрен дә бик яратам мин үзем.
- Сез - спортчы. Автоузышларда катнашуыгызны яхшы беләбез. Татарча көрәштә үзегезне сынап караганыгыз юкмы? Әтиегез Җәүдәт Миңнеәхмәтов Бөтенрусия татар көрәше федерациясен җитәкли бит.
- Бәләкәй чакта умыртка сөягемне авырттырган идем. Авыр әйбер күтәрергә ярамаганга, көрәшкәнем булмады. Әмма көрәшне яратып күзәтәм.
-Укучыларыбызга теләкләрегезне дә ишетик инде.
- Без тарихлы, мәгърифәтле, мәдәниятле халык. Кайда гына яшәсәк тә, нинди халык арасында гомер итсәк тә, шундый булып калыйк. Халкыбыз туган телебездә газета-журналлар укысын, татарча радио тыңласын, телевизион тапшырулар карасын. Бергәләшеп, аралашып яшәргә язсын.
- Амин, шулай булсын!
Гөлназ ШӘЙХИ.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: