Яшел Үзән

Төп хәзинәбез – туган тел

Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән, Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең, Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең. Г.Тукай («Таян Аллага») Туганда сабый әнә шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе...

Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән,
Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең.
Г.Тукай («Таян Аллага»)
Туганда сабый әнә шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе белән аны тәрбияләү, акылын-фигылен, зиһенен үстерү башлана. Баланың тууыннан алып, беренче атлап киткәнгә кадәр, хәтта туганчы ук әле, халыкның балага биргән тәгълим-тәрбиясе нидән гыйбарәт булган соң? Борын-борыннан ук билгеле: тәрбия бала тугач та башлана һәм баланың киләчәктә үзен-үзе тотышындагы, яшәвендәге чатаклыклар (көйсезлекләр, тискәрелек, тотнаксызлык, эзсезлекләр, елаклык, кирәгеннән артык иркәлек, сүз күтәрмәү, сүзендә тормау һ.б.) начар тәрбия нәтиҗәсе.
Баланың беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе - ул туган теле. Әти. Әни. Бабай. Әби. Мәми. Ипи. «Әлли-бәлли»- йокларга вакыт җиткән. «Тәти»- димәк, матур, кирәкле нәрсә! Гөл - нинди матурлык! Матурлыкка, яктылыкка, начарлыкка сабый авазлар белән бәя бирә. Ярамаган күренешләр булса - елый. Боларның барысының да бала өчен үзен-үзе саклау, тормышта ориентлашу чарасы икәнлеген гаиләдәгеләр белә. Һәм балага карата зур саклык, сабырлык, зирәклек күрсәтелә. Өйдә бер-береңә карата дорфалыкка, тупаслыкка юл куелмый. Киресенчә, балада уңай эмоцияләр булдыру чаралары күрелә: ягымлы йөз, ягымлы тавыш, иркә сүзләр, вакытында ашату, җылы куенга, кулга алып юату. Монда ананың ягымлы тавыш белән әйтелгән теләкләре туган тел аша сабыйда газиз әтисенә, әби-бабасына туганнарына, туган туфрагына, чишмә һәм урманнарга, кош-кортларга, гомумән, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияләнә.
Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты, һәм, күпмедер дәрәҗәдә, үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз, туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, «газизлек, якынлык» төшенчәләренең нәрсә икәнлеген онытканнан-оныта барып үстеләр. Авызлары ата-бабалары ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләреннән нур качты, күзләргә әллә нинди тонык томан төште, ата-анага кул күтәрү, кан агызу гадәти күренешкә әйләнә башлады. Туган телеңне югалту милли үзаңыңны, горурлыгыңны, халыкның әхлак чишмәләрен югалту һәм аның урынына җимерелеп таркалган рухи ихтыяҗларга тап булу дигән сүз бит ул. Ана теле аша үзләштерелгән белем, күнекмәләр, башка телләр белән чагыштырганда күңел хәтеренә, акыл-зиһен хәтеренә көчлерәк сеңәләр. Чөнки ана теле - тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр һәм аннан - рухи тамырдан - йөрәк теленнән - зиһен. Акыл эшчәнлегенә, дөньяны танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән тою, сизү, рухи тел булганга да аны ана тел дип йөртәләр дә. Башка телдә, ягъни чит телдә, зиһен телендә фикер, акыл эшчәнлеге өстенлек итә. Ул тумыштан килгән хәзинә түгел, ә «килмешәк» хәзинә. Шуңа күрә дә ул ана сөте белән сеңдерелгән кыйммәтләрне алыштыра алмый. Бала аңына ана теленнән алданрак барып урнашкан яки кысрыклап чыгарган телне тел гыйлемеңдә агрессор тел дип атау бик төгәл, чөнки ул чын мәгънәсендә сабыйны иң газиз, иң кадерле байлыгыннан аера, якты дөньяга илтәчәк туры юлына кара һәм шыксыз киртә корып куя. Тиз-тиз «милли мәктәпкә» әверелгән татар мәктәпләрендә укучыларның танып-белү активлыгы,, фикер эшчәнлеге зәгыйфьләнү, иҗади мөмкинлекләре саегуы моның шулай икәнлеген бик ачык күрсәтте.
Безнең әби-бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемнәрен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнен яратмаган, татарның татар белән саф татарча сөйләшүен таләп иткәннәр. Халык өчен бу гомумән, катгый кагыйдә булган. Татар зыялылары заманында үзара төрек, гарәп-фарсы телендә сөйләшкәннәр. Бу хәл укымышлылыкның мөһим күрсәткече булып саналса да, халык өчен ят нәрсә булган. Мәдрәсәдә син чит телләр өйрәнәсең икән, белемеңне күтәр, зиһенеңне үстер, галим бул. Бер тел - бер ачкыч, ике тел - ике ачкыч. Рус телен дә өйрәнү кирәк - иңгә-иң яшибез үзләре белән. Ләкин өеңдә, кардәш-ыру, күрше-күлән, авылдашларың белән үз телеңдә сөйләш, үз ана телеңдә хәлеңнән килгән кадәр милләтеңә хезмәт ит, аны алга әйдә. Үз баласының нинди шартларда зиһенле, белемгә хирыс, гаилә җанлы, кешелекле, мәгърифәтле булып үсәсен үз тәҗрибәсендә, үз җилкәсе һәм йөрәге аша ачыклаган халык.
Туган тел дәрьясына нарасый ничек чума алган соң?
Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньяның иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе - ана аша. Беренче сүзләр - «әпи», «әннә», «мәммә». Алга таба да кояштай балкып торган ана сүзләре: «бәбкәм, «иркәм», «гөлкәем», «айгынам», «йолдызым», «батырым», «күгәрченем», «күз нурым».
Кыз бала чибәр, зифа буйлы, акыллы булып үссен дә йөз кеше арасыннан бер генә кешегә насыйп булсын; ир бала батыр, кыю, якыннарына таяныч булып буй җиткерсен дип теләүләр исә халыкның биләүдә чактан ук балада әхлаклылык сыйфатлары, җаваплылык хисләре тәрбияли башлавы дип аңлатыла.
Бала үскән саен, тәрбия чараларының да саны арта, төрләре үзгәрә. Такмак-такмазалар әйтеп уяту, үчти-үчти сикертү, тәпи биергә өйрәтү, юындыру, үс-үс итү, телен ачтыру, хәрәкәтләндерү, сузылдыру һәммәсе сабыйларны физик яктан чыныктыра, рухи яктан баета. Бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар балаларны үз поэзияләрен булдырырга, җырлы-биюле, такмаклы-такмазалы уеннарда рәхәтләнеп катнашырга һәм камил табигатьле шәхес булып үсәргә, зирәклеккә, тиз арада уйлап табучанлыкка, гаделлеккә, матурлык дөньясына сукмак салып куя.
Үсеп килүче яшь буынга тәрбия биргәндә халык мәкаль һәм әйтемнәрдән файдаланган. Аларның тәрбияви эчтәлеклеге зур мөмкинчелекләр бирә. Чөнки мәкаль һәм әйтемнәрдә сүзләр үзара тыгыз бәйләнгән, ритмик төзеклелек урнашкан. Алар кыска, аз сүзле һәм тирән мәгънәле, үгет-нәсихәтле, тиз хәтердә калалар һәм җиңел әйтеләләр. Еш кына тормыш девизы ролен үтиләр. Күбесе әхлак нормаларына әверелеп киткән.
Тулырак варианты газетаныћ 108нче санында
М.Вазыйхова.
Васильево

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: