Яшел Үзән

Тансык сөйләшү

Яшел Үзәннең 1нче урта мәктәбе базасында шәһәрнең милли-мәдәни үзәк советы инициативасы белән «Бүген һәм киләчәктә милли мәгарифнең үсеше» дигән темага татар ата-аналарының җыелышы булып узды. Шәһәр күләмендә беренче тапкыр гына оештырылса да, бик оешкан төстә барды ул. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004-2013 елларга исәпләнгән «Татарстан Республикасында...

Яшел Үзәннең 1нче урта мәктәбе базасында шәһәрнең милли-мәдәни үзәк советы инициативасы белән «Бүген һәм киләчәктә милли мәгарифнең үсеше» дигән темага татар ата-аналарының җыелышы булып узды. Шәһәр күләмендә беренче тапкыр гына оештырылса да, бик оешкан төстә барды ул.
Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004-2013 елларга исәпләнгән «Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кабул ителүгә 10 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм үткәрелде.
Җыелышта шәһәр мәктәпләреннән килгән ата-аналар, шәһәр мәчете имамнары, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, укытучылар, мәгариф идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Күп еллар дәвамында байтак сорау җыелган иде күңелдә, шуңа күрә тансык сөйләшү булды ул.
Җыелыш өч сәгатькә якын сузылса да, җыр-бию, шигырьләр, котлаулар белән бергә үрелеп барган чыгышлар ялыктырмады. Киресенчә, бик тә кирәкле, гамьле һәм ямьле сөйләшү, фикер уртаклашу иде. Җыелышның Яшел Үзән мөхтәсибәте рәисе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин фатихасы-кереш сүзе белән башлануы да күркәм гамәл буларак кабул ителде.

Саннар һәм фактлар
- Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 40 мәктәпнең 16сы - татар мәктәбе, - дип сөйли җыелышта мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Роза Сәлахова. - Аларда 163 сыйныф тупланды. 1988 укучы белем ала, бу - барлык укучыларның 40 проценты. Татар мәктәпләре арасында 2 гимназия бар (шәһәрдә 5нче һәм Осиновода), 16нчы мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү статусына ия. 187 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, шуларның 90 проценты - югары белемле. Соңгы ике елда «Иң яхшы укытучы» республика грантына 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы лаек.
Докладтан мәгълүм булганча, 1нче лицей, 7нче мәктәп, 10нчы гимназия, Әйшә урта мәктәбе «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнашып, төрле елларда республика күләмендә призлы урыннар алды. Туган телне, туган як тарихын һәм халкыбызның көнкүрешен өйрәнүдә музейларның зур роль уйнавы бәхәссез. 1, 3, 7, 9, 10, 11нче мәктәпләрдә, бүтән белем бирү учреждениеләрендә ачылган музейга экспонатлар туплауда укытучылар белән бергә укучыларның актив катнашуы да күркәм эш һәм әлеге музейларда өлкән сыйныфта белем алучы балалар экскурсовод ролен шактый уңышлы башкара. Уку-укытуның төп күрсәткечләреннән берсе булып балаларның төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулавы тора. 1нче лицейдан Галләмова Айгөл, 5нче гимназиядән Вафина Гөлнур, Җиһаншина Рәзилә, 3нче гимназиядән Сафиуллина Алия, Норлат мәктәбеннән Яфизов Максим, 10нчы гимназиядән Михеева Анастасия кебек милли җанлы укучылар, татар теле буенча республика олимпиадасында һәм бәйгесендә җиңү яулап, остазларына шатлык китерде.

Ана сөте белән кермәсә
Язмама чигенү ясап, бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Күптән түгел генә, төгәлрәге, 1 апрельдә Казанның Камал театрында танылган язучы, режиссер, язучыларның Габдулла Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иҗат кичәсен тамаша кылырга туры килгән иде. Бәйрәм тамашасын Батулланың уллары Нурбәк белән Байбулат алып барды. Саф татар телендә. Шәһәрдә рус мохитендә үскән, рус мәктәбендә белем алган егетләр өч сәгать буе зал тулы тамашачыны авызына каратып тотты. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин, әмма безнең шәһәр баласы нигездә русча сөйләшергә тырыша, әти-әнисенә, әби-бабасына «олы туган» телен өйрәтә. Югыйсә, нәкъ киресенчә булырга: әти-әни баласына туган телен өйрәтергә тиеш тә бит. «Шәһәребезгә күрше республикадан Әхмәтҗановлар гаиләсе күчеп килгәч, балаларын безнең мәктәпкә урнаштырганнар иде, - дип сөйли 15нче мәктәп укытучысы Рәмзия Әминева. - Балаларының туган телебездә иркен, матур итеп сөйләшүенә һәркайсыбыз хәйран калган идек ул чакта. «Һәр кеше үз өендә үз телендә, ана телендә сөйләшергә тиеш», - дип, уллары Әхмәтҗанов Рөстәм бер гаҗәпләндерсә, мәктәпне тәмамлаганда рус теленнән 97 балл җыеп, безне тагын бер кат сөендерде. Әгәр татар телен өйрәнмәсә, ул рус телен дә белмәс иде. Милләтне милләт иткән нәрсә - горурлык. Бер генә нәрсә дә мишәйть итми безгә үз телебездә сөйләшергә». 16нчы мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдинов та, аның сүзләрен куәтләп, милли горурлыкның өйдән, гаиләдән башлануы турында сөйли. «Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен, кеше 7 буын бабасын белергә тиеш, асылда, VII сыйныф укучысы үзенең бабасының кем икәнен дә белми. Үзебезне үзебез саклый белмәсәк, безне кем яклар, кем саклар соң? - дип борчыла мөгаллим. - Бөтен фәннәрне татар телендә укытып килүгә карамастан, балалар БДИ (ЕГЭ)ны моңа кадәр әйбәт биреп килде. Югары уку йортларына бернинди проблемасыз керде». 9нчы лицей укытучысы Гөлшат Әшрәпова фикеренчә, шәһәрдә һәм республикада туган телдә нәшер ителә торган газета-журналлар яздырып алып уку да телне өйрәнергә бик ярдәм итә, чөнки туган телен бала иң беренче чиратта гаиләдә өйрәнергә тиеш.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Җыелышта чыгыш ясаучылар да, сөйләргә теләк белдерүчеләр дә күп иде. Эшләгән һәм эшләнмәгән эш хакында озын-озакка сузылган нотык сөйләүчеләр трибунага чыгып та тормасын дип әйтүчеләр табылса да, һәр очрашуда бер-ике мәктәп вәкиленең милли тәрбия юнәлешендә башкарган эш-гамәле хакында хисабын тыңлап китү урынлы, ләкин бу юлы кайсыбер мәктәптән 3-4әр кешенең трибунага чыгып тел тибрәтүе, бер үк әйберне кат-кат чәйнәү һәм үзара мактанышулар бигүк матур булмады, әлбәттә.
Күкрәгендә татар дип йөрәге типкән, эшлим дип торган затлар өчен эшлекле тәкъдим-фикерләр дә әйтелде очрашуда. «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт, күрше Волжскида эшләгән елларын искә алып, болай дип сөйләде: «Волжскида мәчеткә мәктәп балалары экскурсиягә еш йөри иде. Елына 10ар экскурсия үткәрә идек балалар белән. Яшел Үзәндә инде ике ел эшлим, тик бер - 7нче мәктәптән генә балалар укытучылары белән бергә экскурсиягә килеп китте. Алдан әзерләнеп, дини бәйрәмнәр үткәрелсә, без дә катнашып, күпмедер ярдәм итәр идек. Шул ук вакытта читтән кергән бәйрәмнәргә игътибар зур. Әйтик, изге Вәли көненә. Гомер-гомергә халкыбыз билгеләп үтә торган үзебезнең бәйрәмнәр турында күбрәк сөйләргә кирәк балаларга».
Яшь әниләр, әбиләр татар телендә матур рәсемле яхшы ак кәгазьгә басылган балалар китаплары аз булуга борчылу белдерсә, икенчеләре татар телендәге численникның кыйммәт булуына игътибарны юнәлтте. Численникның русчасы 40 сум торса, татарчасының бәясе 100 сумга җитә.
Балалар бакчасында телләр өйрәнү, бакчада тәрбияләнүче сабыйларны һәм мәктәп балаларын уку әсбаплары белән тәэмин итү, БДИга әзерлек мәсьәләләре буенча да сораулар яңгырады җыелышта. Аларга, үз вәкаләтләреннән чыгып, мәгариф идарәсе вәкиле җавап бирде.

Дәвамлы булсын
Ата-аналар җыелышында катнашучылар әйтүенә караганда, телләр өйрәнү, тәрбия, туган телдә белем бирү кебек сорауларны тикшергән һәм дустанә шартларда узган мондый очрашулар халкыбызга бик тә кирәк. Ул тузанны кагуга гына кайтып калмас дип ышанырга кирәк.
9нчы лицейда моннан 10-15 еллар элегрәк татар ата-аналарының җыелышлары үткәрелде һәм балаларны тәрбияләүдә алар ике як өчен дә файдалы иде. Шәһәр күләмендәгесе тагын да әйбәтрәк. Җыелышны оештыруда башлап йөрүче Клара Филиппова сүзләренә караганда, бу эш дәвамлы булачак. Һәм һәр ата-ана үзен борчыган сорауга җавап табачак анда.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: