Яшел Үзән

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел

Тел - җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә аерып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә кадәр алып килгән. Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу...

Тел - җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә аерып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә кадәр алып килгән.
Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган телеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак кагыйдәләренә, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була. Менә ни өчен туган телне - ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!
Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана.
Мәктәптә өйрәнү фәне булу белән бергә, ана теле өйрәтү - үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүдә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан һәрчак файдалана.
Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләнүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый.
Сөйләм үстерү өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Әдәбият дәресләрендә үз тойгы фикерләреңне сүзләр белән белдерергә өйрәтү телнең грамматик төзелешен күрсәтү аша түгел, ә сүз сәнгате кануннарын төшендерү аркылы алып барыла. Телне өйрәнү аша баланың гомумкультура дәрәҗәсе күтәрелә, ул эстетик таләпчәнрәк, зәвыклырак була.
Сөйләм үстерүнең ике юлы бар: телдән һәм язма сөйләм үстерү, ләкин алар бербөтен барлыкка китерүче ике өлеш кебек. Язма сөйләмнең дөреслеге телдән сөйләм сыйфатына бәйле. Телдән сөйли, җавап бирә, фикерне оештыра белмәү сөйләмнең өзек-сыныклыгына китерә. Белемле, фикерле укучы үз уен язмача да, телдән дә бердәй төгәл әйтә белергә тиеш.
Дәресләрнең үз эчендә бу ике юл еш кына кушылып китә. Язма сөйләм үстерү дәресләрендә изложение яки инша язу күздә тотыла, телдән сөйләм дәресләре аларга әзерлек һәм анализ рәвешен ала.
Укытучы сөйләве - монологик сөйләм үрнәге. Анда иң мөһиме - эчтәлек, мәгънә, шуңа да төп фикер укучы хәтерендә калырга тиеш. Сүзләр басым белән, сөйләмдә аерым әйтелүе шарт. Укытучы җөмләләре укучы өчен үрнәк калып хезмәтен үти.
Укытучының укыту барышында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белем бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен үстереп, аларда мөстәкыйль эшли белүне барлыкка китерү юллары, шулай ук укучыларның укытучы җитәкчелегендә белем һәм күнекмәләрне үзләштерү юллары укыту методларын тәшкил итә. Укучыларга яңа белемнәр бирү һәм аларның шуларны алу максатларында түбәндәгеләр хезмәт итә: укытучының сөйләве, әңгәмә, дәреслекне һәм башка китапларны уку, өйрәнелә торган темаларны төрле төрдә күзәтүләр. Белемнәрне ныгыту, эшли белү һәм күнекмәләр барлыкка китерү максатында язма һәм график эшләр, күнегүләр кулланыла.
Белемнәрне үзләштерүдә аеруча аңлылыкка, аларның ныклыгына ирешү һәм системага китерү максатларында кабатлау һәм тикшерү төп чара булып тора.
Хәзерге мәктәпләрдә укытучылар тарафыннан ноутбукларны актив куллануны күз алдында тотсак, үтелгән темалар буенча электрон тестлар үткәрү авырлык тудырмый. Дәресләрдә «замана техникасы»н ешрак куллану укучыларда өйрәнелә торган фән белән кызыксыну уятуга җирлек тудыра.
Укытучы укыту алымнарын сайлаганда аның нәзари (теоретик) һәм гамәли (практик) якларын берләштерү әһәмиятле алшарт булып тора. Аларны сайлау, барыннан да элек, тәрбия максатлары белән бәйләнә. Әлбәттә, ул, беренче чиратта, милли тәрбиягә нигезләнгән булырга тиеш, шул рәвешле укучыларда милли горурлык, ватанпәрвәрлек (патриотизм) тәрбияләнә.
Күптән түгел Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары «Мәгариф турында»гы канун кабул итте. Аның эчтәлегенә күз салсак, шактый кытыршы яклары да күренә. Ул Россия Федерациясе законнары кысаларыннан чыга алмый, миллилеккә урын аз кала. Үз милли дәүләтең булмагач, башканы өмет итү дә нәтиҗәсез кала бирә...
Яңа уку елын укытучылар зур әзерлек һәм өметләр белән каршылый. Төрле сыйныфларга эш программалары төзи, күрсәтмәлекләр әзерли, сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерә, алдынгы методика үрнәкләре белән таныша, аны үзләштереп, дәресләрдә актив кулланырга ниятли... Кискен үзгәрешләр заманында укытучыларга бик җиңел түгел шул, югарыда утыручы түрәләрдән җибәрелгән төрле күрсәтмәле «кәгазьләр», анкеталар, аңлатмалар, графиклар аларның шәхси һәм укыту вакытын ала, укучыларга төпле белем бирү вакытын «урлый»...
Яңа уку елында мөгаллим-мөгаллимәләргә, барлык мәгариф хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, иман байлыгы, җан-тән сәламәтлеге, иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Нияз Мингалиев,
укытучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: