Яшел Үзән

Сәләтле балалар җыелган җирдә

Туган җирен гөлбакча итәргә, бай һәм мул тормышта яшәргә хыялланган иң сәләтле балалар, киңәш-табыш итәргә, яшьтәшләренең фикерен тыңларга дип, 31 гыйнвар көнне Олы Карагуҗа урта мәктәбенә җыелды. Биредә укучыларның «Мин авылны сайлыйм» дигән фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең II республика бәйгесе узды. Бәйгедә катнашу өчен Олы Карагуҗага республиканың 25 район...

Туган җирен гөлбакча итәргә, бай һәм мул тормышта яшәргә хыялланган иң сәләтле балалар, киңәш-табыш итәргә, яшьтәшләренең фикерен тыңларга дип, 31 гыйнвар көнне Олы Карагуҗа урта мәктәбенә җыелды. Биредә укучыларның «Мин авылны сайлыйм» дигән фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең II республика бәйгесе узды. Бәйгедә катнашу өчен Олы Карагуҗага республиканың 25 район мәктәбеннән 250 укучы килгән иде. Көннәр салкын торуга карамастан, республиканың Актаныш, Мөслим, Ютазы, Нурлат кебек иң еракта урнашкан район мәктәпләреннән килеп, иҗатта көч сынашучы укучылар иде болар.
Максат - киләчәк авыл кешесен тәрбияләү
Үтә дә изге максаттан чыгып оештырылган иде ошбу бәйге. Авыл мәктәбендә укучы балаларны республиканың һәм, гомумән, илнең мөһим социаль, икътисадый һәм экологик проблемаларын хәл итүдә катнашырлык, шул ук вакытта ата-баба җирен өзелеп ярата торган шәхес итеп тәрбияләүгә булышлык итүне максат итеп куйган оештыручылар. «Мәктәп укучылары арасында аграр һәм авыл һөнәрләрен популярлаштыру, аларның социаль яктан әһәмиятен күрсәтү, туган җирен, аның тарихын һәм экологиясен, авыл хезмәтен әйбәт белгән, киләчәктә үзенең язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән, гомумән, тормыш-көнкүрешнең теләсә кайсы тармагында үзенең эшен башлап җибәрергә омтылышы булган сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга юнәлеш бирү максатыннан оештырдык без аны, - дип сөйли «Мин авылны сайлыйм» бәйгесен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе - педагогика фәннәре кандидаты, КПФУның педагогика һәм психология институты доценты Фәридә Газизова. - Алма, пеш, авызга төш дип көтеп ятмыйча, балаларны авыл хезмәтенә яраклы итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Баланы әзерләми торып, фермер булдырып булмый. Хөкүмәттән кредит алып, үз эшеңне башларга, фермер хуҗалыгы оештырырга була дигән матур хыялны чынбарлыкка әйләндерергә өйрәтергә кирәк дип исәплим мин. Акча белән генә булдырып булмый, эшли белү рәтен күңеленә салырга, авыр хезмәтнең татлы җимеш китерәчәген төшендерергә, төпле фикер булдырырга кирәк балада. Авыл хуҗалыгының теләсә кайсы - игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, умартачылык кебек тармагында эшләү өчен, төпле нигез тәрбияләү кирәк. Уй-ниятебез изге. Бала күзендәге очкыннар эшнең юнәлешен дөрес сайлап алуыбызга ачык дәлил. Былтыр бәйгене Бишнә мәктәбе базасында үткәргән булсак, быел Олы Карагуҗа урта мәктәбен сайлап алдык. Узган елда республика мәктәпләреннән 120 укучы катнашкан булса, нибары бер ел эчендә катнашучылар саны икеләтә артты».
Укучыларның рәсемнәр, фотографияләр, буклетлар, календарьлар, стена газеталары, журналлар, докладлар рәвешендә әзерләнгән эшенә бәя бирергә, жюрида эшләргә Казанның аграр, тарих институтларыннан, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының экология-биология үзәгеннән, ветеринария академиясеннән, КПФУдан профессор Илгизәр Гайсин кебек абруйлы галимнәр, дәрәҗәле укытучылар килгән иде.

«Хәйран калып, тыңлап утырдым»
Укучылар, бәйге положениесенә ярашлы рәвештә, 7 секциягә бүленеп эшләде. Мәктәптә укучы яшьтәшләрен генә түгел, өлкәннәрне дә шаккатырырлык темалар буенча әзерләнеп килгән алар: «Бу - минем авыл, бу - минем туган йорт» (стена газеталары һәм журналлар, фотографияләр һәм рәсемнәр), «Авыл яшәсә, мин дә яшәрмен» (фәнни-тикшеренү эшләре, проектлар), «Авыл йорты» (авыл җирендәге архитектура һәм төзелеш), «Авыл - табышлы урын: эшмәкәрлек, фермерлык һәм кече бизнес нигезләре» (тикшеренү эшләре, проектлар), «Гаилә бюджеты һәм шәхси ярдәмче хуҗалык икътисады» (проектлар һәм тикшеренү эшләре), «Авыл һөнәрләре» (шулай ук тикшеренү эшләре, иҗат), тагын берничә номинация. Чыгышлар, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле булуын исәпкә алып, кайсы мәк-тәптән килүгә карап, русча да, татарча да яңгырады.
«Укучыларның фантазиясе, киләчәкне күрә белү сәләте, тирән белеме, без, өлкәннәр дә күреп бетермәгән проблемаларга игътибар бирүе миндә искиткеч зур соклану уятты, - дип сөйли гомере буе балаларга белем биргән хезмәт ветераны Гөлнур Хәкимуллина. - Безне, күп еллар дәвамында авыл мәктәбендә эшләгән укытучыларны, бәйгегә кунак итеп чакырганнар иде. «Бу - минем авыл, бу - минем туган йорт» секциясендә чыгыш ясаган укучыларны тыңлаганда, балаларның эрудициясенә, сөйләм осталыгына һәм җиңүгә омтылышына, киләчәккә төпле план кора белү сәләтенә хәйран калып, һәркайсы өчен ихластан сөенеп утырдым. Буадан, Мөслимнән, районыбызның Карпов исемендәге Осиново лицееннан килгән укучыларның киләчәктә җирдә нык басып торучы, сәламәт рухлы, көчле шәхес булачагына ышаныч зур. Үзеңнеке - үзәктә дигәндәй, үзебезнең мәктәп укучылары докладларын аеруча игътибар белән, яратып, алар өчен горурланып тыңладым. Авылдашының күркәм эшләренә нәтиҗә ясаган Олы Карагуҗа урта мәктәбе укучысы Галиуллина Гүзәл, шулай ук Якупова Энҗе чыгышы истә калды. Шушы бәйгегә килеп чыгыш ясаган авыл баласының һәркайсы, әле мәктәпнең VIII-XI сыйныфларында гына укуга карамастан, инде шәхес буларак формалашкан».
Балаларның эшенә бәя бирүче төрле тармак белгечләре һәм укытучылар да докладларның эчтәлегеннән канәгать. «Мине, «Свияжский» дәүләт комплекслы табигый тыюлык баш белгечен, бәйгедә укучыларның тирә-юньне, экологияне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүе куандырды, - дип сөйли жюри әгъзасы, тыюлык хезмәткәре Римма Гайнетдинова. - Чишмәләрнең, елга-күлләрнең һәм урманнарның чисталыгы өчен дә борчыла яшь буын. Һәм аларны саклау буенча шактый гына кыю фикерләр әйтә».

Өстенлек бирелә
«Мин авылны сайлыйм» II республика бәйгесендә үзенең көчен, белемен сынап караган һәм призлы урын алган укучылар икеләтә ота: дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә, өстәвенә, югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлеккә ия була, шуңа күрә кайбер укучыларның бәйгедә икенче ел рәттән катнашуы гаҗәп тә түгел. Бәйгегә әзерләнеп һәм анда катнашып зур хезмәт куйган, ерак аралардан килгән бер генә укучы бала да игътибардан читтә калмады: бүләкләр, грамоталар бихисап иде. Аграр институт, мәсәлән, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә мөһер сугылган, ректор кул куйган 10 Мактау грамотасы тапшырды. «Свияжский» дәүләт табигый комплекслы тыюлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Яшел Үзән бүлеге, мәгариф идарәсе, Олы Карагуҗа авыл җирлеге бәйгедә җиңүчеләргә үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Авыл баласының табигый сәләтен ачарга мөмкинлек бирүче шундый зур бәйгене югары дәрәҗәдә оештырып һәм аны үткәреп, Земфира Фәйзиева җитәкләгән Олы Карагуҗа урта мәктәбе коллективы, авыл җирлеге, мәгариф идарәсе искиткеч зур эш башкарды.
-Укучыларны республика бәйгесенә әзерләгән укытучыларга, транспорт белән Яшел Үзән районына җибәргән мәктәп директорларына, гомумән, авыл баласының киләчәк язмышын кайгыртып, ошбу бәйгене үткәрүгә нинди дә булса мөнәсәбәте булган һәркемгә рәхмәтле без, - дип сүзен дәвам итә Фәридә Габдулла кызы. - Районның Карпов исемендәге лицей, Олы Карагуҗа урта мәктәбе укучылары бигрәк тә актив булды. Алар һәр номинациядә катнашты һәм призлы урыннар яулады. Әлбәттә, бәйгедә чыгыш ясаган укучыларның кайсыберләре авыл хезмәте белән бәйле булмаган һөнәр сайлар, әмма кайсы вузда гына укысалар да, нинди генә һөнәр сайласалар да, алар тормышта югалып калмаячак.
Катнашырга теләүче-ләрнең теләк-үтенечләрен, шулай ук гыйнвар һәм февраль айларында көннәрнең салкын торуын исәпкә алып, киләсе елларда балаларның сәләтен үстерүгә юнәлтелгән бәйгенең бу төрен бүтән формада үткәрергә кирәк дигән фикергә килгән оештыручылар. Республиканы шартлыча зоналарга бүлеп, берничә район үзәгендә, әйтик, Әлмәттә, йә булмаса, Әлкидә үткәрсәк, отышлырак булыр төсле, ди берәүләр. Фәридә Газизова фикеренчә, катнашырга теләүчеләр күп булганга күрә, иң отышлысы - башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен аерым-аерым үтәргә тиеш бу бәйгеләр. Киләсе елда катнашырга теләк белдерүчеләр бүген үк заявка биргән. Укучылар гына түгел, вузлар да читтә калмаска тырыша. Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты, мәсәлән, язмышын төзелеш, архитектура, шулай ук дизайн белән бәйләргә теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен бәйгегә аерым номинация кертергә исәпли. Димәк, моннан бер ел элек КПФУ доценты Фәридә Газизова һәм аның фикердәшләре инициативасы белән башланган күркәм эш дәвамлы булачак. Бәйгене үткәрүнең нинди генә үтемле формалары сайлап алынса да, ул укучыларга файда китерсен, мәктәпне, югары уку йортын тәмамлаган егет һәм кызлар: «Мин авылны сайлыйм. Мин авылга эшкә кайтам!» - дип әйтерлек булсын.

Әлифел ТАРАЗОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: