Яшел Үзән

Рафис Корбан:«Мин бик җайсыз кеше»

15нче урта мәктәптә исемнәре бөтен татар дөньясына мәгълүм язучылар, шагыйрьләр, артистлар, кыскасы, иҗат кешеләре белән очрашулар әледән-әле булып тора. - Күптән түгел генә укучылар, яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашып, аның иҗаты белән якыннан танышкан иде, - дип сөйли мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәмзия Әминева. - Укучыларыбыз татар...

15нче урта мәктәптә исемнәре бөтен татар дөньясына мәгълүм язучылар, шагыйрьләр, артистлар, кыскасы, иҗат кешеләре белән очрашулар әледән-әле булып тора.
- Күптән түгел генә укучылар, яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашып, аның иҗаты белән якыннан танышкан иде, - дип сөйли мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәмзия Әминева. - Укучыларыбыз татар әдипләре иҗаты белән бик теләп кызыксына һәм өйрәнә. Шагыйрь һәм драматург Рафис Корбанның китапларын да балалар бик яратып укыды, байтак шигырен яттан өйрәнде һәм аны үзебезгә кунакка чыкырырга булдык.
Татар шигърияте, балалар поэзиясе, гомумән, әдәбият белән кызыксынучы мәктәп укучыларына бәхет елмая. Февраль ахырында мәктәптә узган очрашуга берьюлы ике мәртәбәле шагыйрь - шигърият дөньясына саллы өлеш кертүче ике әдип килде. Татарстан Язу­чылар берлеге рәисе Рафис Корбан үзе белән якын дустын - Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Журналистлар берлеге һәм Халыкара Журналистлар федерациясе әгъзасы, Кабардино-Балкария Республикасының танылган шагыйре Юруслан Болотовны алып килгән иде. Юруслан Болотовның исеме шигърият яратучы киң катлау укучыларга яхшы таныш. Ул - Нальчик университетының икътисад факультетын, А.М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтын тәмамлаган. Балкар, рус һәм төрек телләрендә иҗат итүче ша­гыйрь дөньяның Париж, Берлин, Истанбул, Анкара кебек шәһәрләрендә югары уку йорты студентлары алдында еш чыгыш ясый. Аның дистәләгән китабы төрле телләрдә басылып чыккан һәм басыла тора. Юруслан Болотовның былтыр төрле елларда иҗат иткән 400дән артык шигырьне эченә алган «Жемчужины из глубин Вселенной» исемле китабы басылып чыккан. Автор укучыларга балкар һәм рус телләрендә язылган шигырьләрен укыды, балаларның сорауларына җавап бирде. Балкар теле, төрки телләр төркеменә кергән булганлыктан, укучылар шагыйрьнең чыгышын һәм шигырьләрен тәрҗемәсез дә аңлады, шагыйрь белән уртак телне тиз тапты. Алга китеп булса да әйтим, балалар очрашу ахырында күзләреннән җылы нур чәчелеп торган балкар шагыйре Юруслан Болотов белән фоторәсемгә төшәргә, аннан автограф алырга чират торды.
Шагыйрь Рафис Корбанга да сорау күп бирелде очрашу барышында. Укучы балаларны Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк, шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рафис Корбанның тормыш юлы да, иҗатка китергән сукмак та, бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәте дә, гаиләсе дә кызыксындырды. Балалар биргән кайбер сорауларны, газета укучыларыбызга да кызыклы булыр дигән изге уй-нияттән чыгып, газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
- Мин үзем бик җайсыз кеше, әмма сезнең белән очрашуга бик теләп, яратып килдем, - дип сөйли ул очрашуда. - Әйтсәм, усал итеп әйтәм, тик күңелемдә усаллык юк. Берәгәйле итеп әйтәм дә, онытам да. Принципиаль кеше дип әйтер идем үземне. Эш урыным да, вазифам да таләпчән булуымны таләп итә.
- Беренче шигырьләрегезне кайчан яза башладыгыз? Иҗатка юлыгыз ничек башланды? - дип сорый укучылар шагыйрьдән.
- Шигырьгә рәсем сәнгате аша килгәнмендер дип уйлыйм, чөнки бәләкәй чакта рәсем ясарга ярата идем. Әле укырга кергәнче үк, дүрт-биш яшьләр тирәсе булгандыр, рәсем ясый торган идем. Рәсем ясау белән мәктәпкә укырга кергәч тә мавык­тым. Мәктәптә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүче булып калганым да булды. Бер елны «Ялкын» журналының «Чаткы» бәйгесендә җиңеп чыгуым да хәтердә. Тик миңа рәссам булып китәргә язмады, чөнки сәнгать училищесына керү өчен, башлангыч сәнгать мәктәбен тәмамларга кирәк иде. Ә шагыйрьлек җанда туарга, күңелдә булырга тиеш.
Шигырьне икенче сыйныфта укыганда яза башладым. Әгәр аларны шигырь дип атарга яраса. Минем бәхеткә, шигырьләремне укытучым Фәнзия апа күреп, аларны укып: «Син шагыйрь булачаксың!» - дип, миңа канатлар куйды. Миндә өмет, ышаныч чаткылары уята алган укытучымны һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә алам. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең дә минем язмышымда зур роль уйнавын әйтергә кирәк. Безнең мәктәпкә бер төркем язучылар, шул исәптән, шагыйрь Мәхмүт Хөсәен дә килгән иде. «Безнең үзебезнең шагыйребез бар», - дип, мине күркәткәннәр аңа. Шигырь тулы 96 битле калын дәфтәремнән нибары берсен сайлап алып, «Яшь ленинчы» - хәзерге «Сабантуй» газетасында бастырып чыгарды. Шулай итеп, «Таң көтеп» дип аталган беренче шигырем республика матбугатында басылып чыкты. Шуннан соң «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы шигырьләрем басыла торды. 1987 елда кече яшьтәге балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле китабым дөнья күрде.
- Сезгә шигырь язу сәләте кемнән күчкән?
- Мин гади крестьян баласы. Элегрәк бөтен язучылар, шагыйрь­ләр дә: «Тумышым белән колхозчы гаиләсеннән мин», - дип сөйләргә яраталар иде. Заманалар үзгәргәч, мин мулла малае, мулла оныгы дип йөрүчеләр күбәйде. Мин ничек бар, шулай сөйлим: әни колхозда терлек симертте, әти ат белән эшләде. Әдәбиятка тартылуым шулай да әнидән килгәндер дип беләм. Ул да яшь чагында шигырьләр язган. Аларны бер дәфтәргә җыйнап, газетага да җибәргән булган. Болар газетада басарлык булып бетмәгәннәр әле дип, кире кайтарганнар. Укыса, махсус белем алса, кем белә, бәлки шагыйрә дә чыккан булыр иде аннан. Шулай булгач, шагыйрьлегем әнидән күчкән. Мин аның дәвамчысы.
- Ә Сезнең иҗатны дәвам итүчеләр бармы?
- Ике кызым бар. Олысы рус телендә шигырьләр яза иде мәктәптә укыганда. Рус газеталарында басылып чыкканнары да булды. «Миннән юньле шагыйрь чыкмас, ахры», - дип, бөтенләй ташлады. Ул Идел буе (Казан) федераль университетның ВМК факультетын тәмамлады.
- Бүгенге көндә Сезне нәрсә борчый?
- Бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы бар дип, татар телен укытуга игътибар җитеп бетмәү дә, республикада 39 татар мәктәбе булып та, асылда, саф татар мәктәбенең булмавы да, укучыларның компьютер артында, күз бозып, сәламәтлекләренә зыян китереп, озак- озак утырулары да, китап укымаулары да мине нык борчый.
- Яңа шигырь тууга нәрсә сәбәпче була ала?
- Шигырь иҗат иткән кешегә беркем дә, бернәрсә дә комачауламый. Мин үзем эш көне ахырында, көндәлек мәшәкатьләрдән бушагач, кичке 10нан 12ләр тирәсендә язам. Бүгенге сезнең белән очрашуыбыз да, шигырьләремне сәнгатьле, артистларча оста итеп укуыгыз да шигырь язарга этәргеч бирергә мөмкин. Ифрат җылы очрашу булды бу. Сезнең мәктәп турында да, гомумән, Яшел Үзән шәһәре турында да якты хисләр, матур хатирәләр белән китәбез. Рус мәктәбендә энҗе бөртекләредәй саф, чиста күңелле, бик тә сәләтле балалар үсеп килүен күреп, шатланып китәбез. Шигъриятне, татар шагыйрьләре шигырьләрен яратуыгыз өчен, сезгә дә, укучылар, шигырьне яратырга өйрәткән мөгаллимнәрегезгә дә ихластан рәхмәт. Һәркайсыгызга үзегез сайлап алган өлкәдә уңышка ирешергә насыйп булсын. Укытучыларга игелекле укучылар телим.
Әлифел Таразова.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: