Яшел Үзән

«Һәр нәрсәнең чиге бар, акылның – юк»

Татар халкының горурлыгы, бөек мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насыйри тирән эз калдырган шәхес. Яшел үзәнлеләр өчен бу галим тагын да кадерлерәк. Чөнки ул шушы төбәктән - шушы районда туган. Шуңа күрә мәгърифәтченең туган көнендә (быел аның тууына 186 ел тулды) Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә ел саен диярлек укучыларның фәнни-гамәли укулары...

Татар халкының горурлыгы, бөек мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насыйри тирән эз калдырган шәхес. Яшел үзәнлеләр өчен бу галим тагын да кадерлерәк. Чөнки ул шушы төбәктән - шушы районда туган.


Шуңа күрә мәгърифәтченең туган көнендә (быел аның тууына 186 ел тулды) Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә ел саен диярлек укучыларның фәнни-гамәли укулары оештырыла. Бу ел да искәрмә булмады. Әмма быел ул тагын да үзенчәлеклерәк булып, төбәкара формада узды һәм анда безнең районнан тыш Буа, Саба, Лаеш, Кайбыч, Сарман районнары, Чуашия һәм Мари-Эл Республикалары укучылары, Казахстан Республикасы, Кытай татарлары диаспорасы вәкилләре катнашты. Укучыларның «Тел гыйлеме һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» темасына багышланган фәнни-гамәли укуларда катнашучыларны бәяләргә Казан федераль университеты, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, «Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты»ның Яшел Үзән җирлеге вәкилләре дә килгән иде. Составына район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ф.Шакирҗанова, район мәгариф идарәсенең баш белгече И.Гомәрова, шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре Р.Зәйнуллина һәм З.Сәлахова, 10нчы гимназия директоры Е.Сметанин һәм милли укыту-тәрбия буенча директор урынбасары М.Нәҗметдинова кергән оештыру комитетының да монда хезмәте аерата зур. Әлбәттә инде, төп оештыру, кунакларны, катнашучыларны каршы алу, укуларны үткәрүдә тиешле җирлек тудыру 10нчы гимназия өстендә булды. Һәм алар аны елдагыча югары дәрәҗәдә уздырды.
Бу чара пленар утырыштан башланып, катнашучыларны Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева сәламләп, уңышлар теләде. Шундый ук сәламләү чыгышы белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова да чыкты. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Вәлиуллин бу чараның милли үсеш өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклап, ике укытучыга - Обсерватория урта мәктәбеннән Нияз Миңгалиевка һәм Олы Ачасыр гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Марат Гатиятуллинга Рәхмәт хатлары да тапшырды, шушы чарада катнашучыларның һәммәсенә китаплар бүләк итте. 10нчы гимназия директоры Евгений Сметанин белдерүенчә, бу мәктәп бөек мәгърифәтченең мирасын 20 еллап өйрәнә һәм шул уңайдан музей оештырылып, анда Миләүшә Нәҗметдинова җитәкчелегендә бик зур эш алып барыла. Директор сүз уңаеннан быел әлеге фәнни-гамәли укуларның финал турын уздыруны бу мәктәпкә ышанып тапшырган өчен республика һәм муниципаль район җитәкчелегенә дә рәхмәтен җиткерде.
Казан (Идел буе) федераль университетының профессоры - филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов: «Татар дөньясында күренекле кешеләр шактый. Ә Каюм Насыйри биниһая зур эш башкарган. Яшел Үзән җирлегендә туып-үскән, - дип сүзен башлады. - Мактанырга хакыгыз бар, сезнең бөек Каюм Насыйриегыз бар. Мин бу мәктәптә ел саен булам. Менә бер ел сизелмичә узып та киткән. Әлеге укуларның да хәзер абруе күтәрелә, файдалы гамәл булуын елдан-ел ныграк күрсәтә. Быелгысының да тиешле дәрәҗәдә узуын теләп калам», - диде. Ә Казан федераль университетының Яшел Үзән филиалы деканы Олег Хисамов: «Каюм Насыйри - сезнең якташыгыз, сез аның белән горурлана аласыз. Минемчә, 10нчы гимназиягә хәзер Каюм Насыйри исеме бирергә дә вакыт җитте», - диде.
Катнашучыларны 10нчы гимназия укучылары күңелле концерт номерлары күрсәтеп тә сөендерде, алдагы эшләргә дәрт өстәде.
Пленар өлештән соң, әлеге укуларда катнашучылар 4 төркемгә бүленеп эшләде. Бу чараның сайлап алу туры булып узганга күрә, төбәкара укуларда катнашучыларның һәркайсының эшенә тел-теш тидерерлек түгел иде. Иң көчлеләр, иң кызыклы иҗади эшләр тәкъдим ителде анда.
«Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы» төркемендә Олы Ачасыр гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Абзалетдинов Булат - «Мәгърифәтче авылдашым, беренче әлифбага нигез салучы, күренекле педагог Шакирҗан Таһири» рефераты белән, «Каюм Насыри - великий просветитель» дип аталган рус төркемендә 10нчы гимназиядән Ильина Анастасия - «Роман Л.Толстого «Анна Каренина». Социально-психологический аспект» рефераты белән, «Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге (математика, биология, география, химия, физика, экология)» төркемендә Саба районыннан Нургалиева Рания «Район, авыл, мәктәп мисалында илдәге демография» рефераты белән I урын алды. Ә Олы Ачасыр гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайнуллин Нияз «Сәкел елгасында яшәүче су кондызының яшәү рәвешен өйрәнү» эше белән Гран-прига лаек булды. I, II һәм III урын алучыларга - дипломнар, катнашучыларның һәркайсына грамоталар һәм татлы бүләкләр бирелде.
Әлеге чара аша укучыларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә белеме артса, милли үсеш тә бер югарылыкка күтәрелә, киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Жюри әгъзалары билгеләвенчә, һәр реферат үзенчәлекле, кабатланмас, фәнни югарылыкта язылган. Монда, әлбәттә, татар теле укытучыларының да зур хезмәтен билгеләми мөмкин түгел. Яшь буынны К.Насыйри иҗатына җәлеп итү, эзләнергә өйрәтү, эшләгәнеңне күрсәтә белү, милли үзаң тәрбияләү кебек сыйфатлар менә шундый чараларда бирелә. Республика күләмендәге К.Насыйри укуларының Яшел Үзән җирлегендә узуы үзе үк зур вакыйга буларак билгеләнде. Шуңа күрә профессор Х.Миңнегулов та: «Яшел Үзәнгә мин һәрвакыт туган шәһәремә килгән кебек киләм. Монда мәгарифкә һәм мәдәниятка кагылышлы чаралар республиканың башка районнарына караганда күбрәк уза. Без яшь буын белән менә шулай эшләргә тиеш тә», - дип әйтүе дә юкка булмады. Моны тагын бер кат оештыручылар да, катнашучылар да тирәнтен исбатлады. Нәкъ шунда К.Насыйриның да бөек сүзләре искә төшә: «Үз хезмәтең, үз көчең белән яшәсәң, белемгә һәм һөнәргә омтылсаң, бәхетле булырсың».

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: