Яшел Үзән

Күңелеңдә очкын сүнсә – китап укы

Китап гомерем буена аерылгысыз юлдаш булды. Хәтерлим әле, «мин мондагы китапларны укып бетердем бит инде, кайчан яңаларын алып кайтасыз инде?» дип китапханәче Ләлә апаны аптыратып бетерә идем. Китапханә ишегеннән башым күренүгә, Ләлә апа күрмәмешкә салына һәм миңа инде кире борылып чыгып китүдән башка чара калмый иде. Кулга яңа китап эләксә,...

Китап гомерем буена аерылгысыз юлдаш булды. Хәтерлим әле, «мин мондагы китапларны укып бетердем бит инде, кайчан яңаларын алып кайтасыз инде?» дип китапханәче Ләлә апаны аптыратып бетерә идем. Китапханә ишегеннән башым күренүгә, Ләлә апа күрмәмешкә салына һәм миңа инде кире борылып чыгып китүдән башка чара калмый иде. Кулга яңа китап эләксә, миннән дә бәхетле кеше юк, кеше күрми торган җиргә (ә андый җирләр авыл җирендә бик күп) качып, китап дөньясына чумам. Миңа китап «җене» кагылган иде. Ул минем киңәшчем һәм сердәшем дә, дустым да булды. Бүгенге көндә мин үзем китапханәче, китаплар иленең патшабикәсе. Миңа китап сорап килгән укучылар - минем иң кадерле кунакларым. Аларны хөрмәтләп каршы алам, укучыларның характерын, эчке дөньясын аңлап, сораган китапларын табып бирергә тырышам. Нинди генә язмышлы укучыларым юк минем - бу укучыларымнан тормыш авырлыгына бирешмәскә, кыенлыклардан чыгу юлларын табарга өйрәндем. Шулай ук тормышның бары тик матур якларын гына күреп, бернәрсәдән зарланмый, барына риза булып яшәүче укучыларым бар. Алардан оптимистлыкка өйрәндем. Кечкенәдән китапханә юлын таптаучы, хәзер инде студент булган бер кызда мин үземнең чагылышымны таптым. Тик бер генә аерма бар, ул күпме теләсә, шуның хәтле укый ала, минем китапханәдә балалар өчен дә, яшүсмерләргә дә, өлкән яшьтәгеләргә дә укырга китап күп. «Алтын җирдән табыла, акыл - китаптан», - дигәннәр бит. Китапка кешеләр тормышының үткәне, аның кайгылары һәм шатлыклары, уй һәм теләкләре, тәҗрибәсе һәм омтылышлары теркәлгән. Хәзер нинди генә техника, компьютер заманы булмасын, китап һәр кешенең гомер юлдашы булсын иде. Укыган кеше белән генә төрле темаларга сөйләшеп була, алар бар яклап мәгълүматлы, аралашырга кызыклы. Кеше бер урында тукталып калмаска, һәрьяклап үсәргә тиеш. Китапханәчегә моның өчен үзенең китапханәсендә бөтен шартлар да бар. Шулай ук китапханәче психолог та, укытучы да, тәрбияче дә булырга, балалар белән дә, өлкән яшьтәгеләр белән дә уртак тел табарга, ә инде китапханәнең укучыларны үзенә тартып тора торган мохиты булырга тиеш. Укучы белән китапханәне кечкенә генә бер дәүләт итеп карарга була: алар бер-берсе белән нык бәйләнештә, китапханә укучыдан, ә укучы исә китапханәдән башка яши алмый. Шулай ук китапханә әле ул аралашу урыны да. Әледән-әле үткәрелеп торган очрашу кичәләрендә талантлы кешеләр белән танышу, шагыйрьләрне, язучыларны искә алып үтү, бәйрәмнәрне бергәләп уздыру, өлкәннәргә яшь чакларын искә төшереп рәхәтләнеп сөйләшеп утыру мөмкинлеге булдырылган. Шушы кичәләрне мавыктыргыч итеп уздыру өчен, безгә, китапханәчеләргә, тагын да күбрәк укырга, күбрәк белергә кирәк. Яраткан эшең булу, һәрчак кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәү, гаиләңнең синең белән горурлануын күрү бик зур бәхет ул. Язмамны Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Күңлеңдә очкын сүнсә -
Китап укы:
Кабызыр ул җаныңда
Яшәү уты.
Фәния Хәкимова.
Ф.Х.Шәфигуллин исемендәге
китапханә китапханәчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: