Яшел Үзән

Белемнең чиге юк

10нчы гимназия базасында 1 март көнне узган төбәкара Каюм Насыйри укуларында Татарстан Республикасы районнарыннан, күрше Мари Иле һәм Чуашстан Республикаларыннан килгән 150гә якын мәктәп укучысы катнашты. Алар, төрле секцияләргә бүленеп, Каюм Насыйри иҗатына һәм туган якны өйрәнүгә багышланган рефератларын яклады. «Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте»...

10нчы гимназия базасында 1 март көнне узган төбәкара Каюм Насыйри укуларында Татарстан Республикасы районнарыннан, күрше Мари Иле һәм Чуашстан Республикаларыннан килгән 150гә якын мәктәп укучысы катнашты. Алар, төрле секцияләргә бүленеп, Каюм Насыйри иҗатына һәм туган якны өйрәнүгә багышланган рефератларын яклады.
«Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип аталган XI төбәкара фәнни-гамәли укуларның төп максаты - сәләтле укучыларны һәм укытучыларны фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итү, мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану, туган якны һәм аның тарихын өйрәнү.
Яшүсмерләр «Татар филологиясе», «Туган якны өйрәнү, ономастика», «Рус һәм чит тел филологиясе», «Биология, экология, химия, география», «Математика, физика», «Тарих, туган якны өйрәнү», «Декоратив-гамәли сәнгать» секцияләренә бүленеп эшләде һәм аларның эшенә Казан (Идел буе) федераль университетының профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов, педагогия фәннәре докторы, профессор, педагогика һәм социология фәннәре академиясе әгъзасы Валериан Габделхаков, Казан шәһәрендәге К.Насыйри исемендәге музей директоры Рушания Хеснетдинова, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә, «Шәһри Казан» газетасы мөхәррире Гөлнара Җәлилева, «Яшел Үзән» газетасы мөхәррире Әлифел Таразова, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, шагыйрә, «Ялкын» журналы мөхәррире Луиза Янсуар, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Нәзирә Рәхмәтуллина кебек шәхесләр бәя бирде. Каюм Насыйри укуларында, Кытай Республикасыннан килеп, Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы студентлар, саф татар телендә чыгыш ясап, берничә тел белүләрен күрсәтеп, яшьтәшләрен шаккатырды.
«Туган якны өйрәнү, ономастика» темасын укучылар аеруча үз иткән, бу секциядә чыгыш ясаучылар да, аларның эшен бәяләүче жюри әгъзалары да күп иде. Башка районнардан килгән яшүсмерләр кебек үк, Яшел Үзән районы мәктәбе укучылары да туган якны өйрәнүгә саллы өлеш кертүчеләрдән. Әтнә районыннан X сыйныф укучысы Каюмова Ләйсән күп гасырлар элек безнең якларда да мамонтлар яшәвен җир куеныннан табылган һәм мәктәп музеенда кадерләп сакланучы экспонатлар ярдәмендә расларга тырышты. Археологлар шушы районда казу эшләренә тотынса, укучылар да, укытучылар да аларның эшенә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Укучының темасы да кызык, сөйләм сәнгате дә әйбәт. Әтнә районы укучылары докладлары, гомумән, бик көчле иде, югары бәя алды.
Бүтән район укучылар эшенә аерым тукталып тормыйча, шуны гына әйтә алам: Каюм Насыйри укуларында Яшел Үзән районы мәктәбе укучылары да бик актив катнашты һәм, алар һәр секциядә үзләре сайлап алган теманы дөрес һәм тулы ачып, байтак призлы урын яулады.
Олы Ачасыр урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Ганиев Ришат, Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданның үткәне турында гына сөйләп калмыйча, авылның бүгенге хәле, аның проблемаларын да тәфсилләп аңлатты һәм хаклы рәвештә I урынны яулады.
5нче гимназия укучысы Каюмова Ләйлә, "Шырдан гидронимнары" дигән теманы сайлап алып, авыл чишмәләре буенча байтак мәгълүмат туплаган, өстәвенә, менә дигән оратор да: фәнни докладны, вуз укытучылары кебек, яттан сөйләп, жюри әгъзаларының һәм яшьтәшләренең ихтирамын казанды. Аңа II урын бирелде. «Хәйретдин Гыймадиның тормыш юлы һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге»н өйрәнүне максат итеп куйган 16нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Сәгъдиева Гөлинәнең дә темасы кызыклы иде, аның доклады да II урынга лаек дип табылды.
Каюм Насыйри укуларында чыгыш ясаган укучыларга грамота, җиңүчеләргә диплом һәм һәркайсына бүләк тапшырылды. Профессор Хатыйп Миңнегулов, әлеге чараның бик тә оешкан төстә уздырылуын билгеләп, мәктәп җитәкчелеге эшенә югары бәя бирде.
Көнозын дәвам иткән бәйрәмдә җыр-музыка, тәмле-татлы сүзләр мулдан иде. Укучылар да, аларның фәнни җитәкчеләре дә, фәнни-гамәли чарадан рухи азык алып, киләсе елларда да мондый төр укуларда тагын да катнашырга дигән теләк белән, оештыручыларга - иң беренче чиратта, мәктәп директоры Евгений Сметанинга, директорның милли мәсьәләләр буенча урынбасары Миләүшә Нәҗметдиновага, шәһәр мәгариф идарәсенә рәхмәтләрен белдереп таралды.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: