Яшел Үзән

Барабаннар кага торган бәйрәм түгел

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Туган телләр көнендә чисталыкка багышланган чара куркыныч мәгълүмат белән башланып китте. ЮНЕСКО бәяләмәсе буенча дөньяда 6 мең телгә югалу куркынычы яный икән. Гүзәл Минһаҗева Тел, иң беренче чиратта, ана теле, кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Шуңа күрә аны кадерләп саклау, өйрәнү һәм үстерү...

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Туган телләр көнендә чисталыкка багышланган чара куркыныч мәгълүмат белән башланып китте. ЮНЕСКО бәяләмәсе буенча дөньяда 6 мең телгә югалу куркынычы яный икән.

Гүзәл Минһаҗева

Тел, иң беренче чиратта, ана теле, кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Шуңа күрә аны кадерләп саклау, өйрәнү һәм үстерү - барыбызның да изге бурычы. Гимназистлар һәм аларны укытучылар аны кирәк дип түгел, ә башкача булуы да мөмкин түгел дип саный һәм биредә уздырылган искиткеч мәгънәви чаралар балаларның рухи байлыгын тагын да үстерүгә, баетуга юнәлтелгән. Һәм андый чаралар тел галимнәре катнашында узуы аеруча күркәм.
Гимназиядәге чараларда ата-ана буларак та, һөнәрем буенча да еш катнашырга туры килә. Күңелемә аеруча кадерле булганнары - филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов катнашындагылар. Мондый очрашулардан соң озак кына үземнең университетта Фәрит абыйсыз үткән елларым өчен борчылып йөрим, бүгенге көндә аннан белем алучы студентлардан, җае чыккан саен аның белән очрашып торган гимназистлардан көнләшәм. Телебез, милләтебез өчен җан атучылар күп булыр, әмма аның кебекләр - һәр сүзе бәгырьгә үтеп кереп, татарлыгымны, иманым кебек, ныгыта ала торганнары бик сирәк.
Гимназиядә чисталыкка багышланган кичәдә укучылар янына тел галимнәре белән бергә КФУда белем алучы Кытай татар яшьләре дә килгән иде. Һәм алар гимназиянең татар теле укытучылары һәм укучылар әзерләгән «Кара-каршы» тибындагы сөйләшүдә дә бик актив катнашты.
Чисталык дигәндә, иң беренче чиратта, әлбәттә, гигиена күз алдына килә. Безнең татар халкы гомер-гомергә иң чиста халыкларның берсе булган. Алтын Урда, Болгар ханлыкларындагы мунчалар, татарлыкның символ дәрәҗәсенә күтәрелгән комганы турында укучылар яратып сөйләде. Яшел Үзән мөслимәләр оешмасы рәисе Вәфилә Рәхмәтуллинаның милләтне, телне саклауда динебезнең өлеше турында мәгънәле чыгышы укучыларның «компьютеры»на, әлбәттә, язып куелды.
Сүз, үзеннән-үзе, тел, күңел, милләт, иман сафлыгына кереп китте. Илебездә ике тапкыр әлифба алмашыну, совет заманнарында милли телләргә булган кимсетүле караш үзенең кара эшен эшләде: бүген аларны сафландыру - ай-һай...
Бу җәһәттән караганда, Кытай татарлары безгә барлык яктан да үрнәк, минемчә. Япь-яшь егетләр һәм кызлар, чит дәүләттә яшәп, татар телен Татарстанда яшәүче кайберәүләрдән әйбәтрәк белә, милләтне бутау яки катнаш никахлар була алуын башына да китерми, үзләре исә күңел сафлыгы өлгесе булып тора. Бу аларның үз-үзләрен тотышыннан, милли культурабызга мөнәсәбәтеннән үк күренеп тора. Уртага салып сөйләшенгән гомуми проблемалар, уртак фикерләрдән соң, гимназистларның шушы студентлар белән аралашуы, дуслашуы - бик мөһим. Димәк, укытучылар куйган максатларына ирешә: татар кайда гына яшәмәсен, кем генә булмасын, аларны милли идея берләштерергә тиеш. Ул да булса - телне саклау, милләтне саклау.
Гимназиядә узган Телләр көне Татар теле бәйрәме булды. Әмма ул, кем әйткәндәй, барабаннар кага торган бәйрәм түгел. Андый бәйрәмнәр, барабан туктагач, тәмамлана ул. Ә туган тел бәйрәме гомер буе күңелебездә тантана итсен.
Сүзем ахырында тагын шул ЮНЕСКО мәгълүматына мөрәҗәгать итәсем килә. Аның буенча Россиядә 136 телгә бетү куркынычы яный икән. Газиз ана телебез - татар телен дә сагалый андый афәт. Телне саклап калуның иң үтемле һәм шул ук вакытта иң гади ысулы - шушы телдә сөйләшү, дип белдерде Фәрит Йосыпов. Чыннан да, бөтен гениаль әйбер - иң гадие. Әйдәгез, сөйләшик. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гимназия эчендә дә, дәресләрдә дә, урамда да, өйдә дә, киңәшмәләрдә дә. Татарча.
Автор фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: