Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Туган телебезнең бөеклегенә соклану

халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган муниципаль Шигырь уку бәйгесе булды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык укучы көч сынашты. Балаларның чыгышларына Яшел Үзән муниципаль мәгариф идарәсе, татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре һәм районыбызның мәртәбәле укытучылары бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә...


халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган муниципаль Шигырь уку бәйгесе булды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык укучы көч сынашты.

Балаларның чыгышларына Яшел Үзән муниципаль мәгариф идарәсе, татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре һәм районыбызның мәртәбәле укытучылары бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Урыннар түбәндәгечә:
«Иң сәләтле шигырь авторы» номинациясе:
- Мөбарәкшин Камил, IV сыйныф, 17нче гомуми төп белем бирү мәктәбе;
- Гыйләҗев Айрат, VIII сыйныф, Норлат мәктәбе;
- Әсәдуллина Лилия, Х сыйныф, 10нчы гимназия.
- Иванова Ангелина, Х сыйныф (рус төркеме), Осиново бистәсенең Карпов исемендәге мәктәбе.
«Иң оста сөйләүче» номинациясе:
- Хәсәнҗанова Айгөл, II сыйныф, 3нче Васильево мәктәбе;
- Зәйнуллин Илназ, V сыйныф, 15нче мәктәп;
- Гыймадиев Илнар, Х сыйныф, Татар Танае мәктәбе.
«Яшь шагыйрьләр иҗатын өйрәнү» номинациясе:
- Фәйзуллин Булат, III сыйныф, 3нче Васильево мәктәбе;
- Гарифуллин Марсель, V сыйныф, 9нчы лицей;
- Ибятов Динар, IX сыйныф, 15нче мәктәп;
- Гордеева Анастасия, VIII сыйныф (рус төркеме), 7 нче мәктәп.
Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан тагын Гран-прига лаек укучы итеп, 1нче лицейның VIII сыйныф укучысы Сафина Гөлия билгеләнде. Әйдәгез, аңа республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.
Эльвира Бачкова,
директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев