Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Нәтиҗәсе бар

Менә ничәнче ел инде безнең 7нче мәктәп «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен үткәрә. Горурланып әйтә алабыз, нәтиҗәсе бар: былтыргы акциядә без республика буенча җиңүче дипломын алдык. Быел да югары дәрәҗәне югалтмыйча, тагын да биегрәк үрләр яуларга исәп бар. Безнең «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең тәүге адымнары мәктәп бусагасыннан башланды. Әлеге чарада I-XI...

Менә ничәнче ел инде безнең 7нче мәктәп «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен үткәрә. Горурланып әйтә алабыз, нәтиҗәсе бар: былтыргы акциядә без республика буенча җиңүче дипломын алдык. Быел да югары дәрәҗәне югалтмыйча, тагын да биегрәк үрләр яуларга исәп бар.
Безнең «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең тәүге адымнары мәктәп бусагасыннан башланды. Әлеге чарада I-XI сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның бер төркеме татарча флешмоб оештырдылар - барлык мәктәп укучыларын татарча биергә өйрәттеләр. Акция үткәрелү вакытында 7нче мәктәп бары тик татар телендә генә сөйләшергә тырышты. Ашханәдә, коридорларда, кабинетларда - мәктәпнең һәр почмагында татарча сөйләм ишетелде. Башлангыч мәктәп укучылары өйләрендә дә татар теле көннәрен үткәрделәр - әти-әниләре белән татарча гына сөйләштеләр.
Икенче төркем укучылар, волонтер хәрәкәтен оештырып, шәһәрнең урамнарына чыгып киттеләр. Яшел Үзәннең яңа автовокзалында, «Центр», «Березка», «Смешные цены», «Шопоголик» кибетләрендә, Ленин, Королев, Хаҗиев урамнарында, Җиңү паркында, «Родина» мәдәният сарае мәйданында волонтерлар халык белән әңгәмәгә керделәр, брошюралар, китапчыклар тараттылар. Шулай ук өлкәннәр йортына барып, тәм-томнар алып, рус һәм чуваш әбиләре белән бергә, чәйләр эчеп, татарча сөйләштеләр. Әбиләр бик канәгать калды.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәсе булып видеоролик ясау булды. Бу эш югары сыйныф укучыларында аеруча кызыксыну уятты. Үзләренең идеяләрен кертеп, алар менә дигән фильм төшерделәр.
Гомумән, туган телне өйрәнү, ярату, хөрмәт итү акция кысаларында гына калырга тиеш түгел. Без татар телендә сөйләшсәк, балаларыбызга, оныкларыбызга телнең кирәклеге турында сеңдерсәк, татар телен яратсак, ихтирам итсәк - шул вакытта гына башка халыклар да безнең телне өйрәнәчәк, телне яратачак, безне хөрмәт итәчәк. Татарча сөйләшегез!
Линара Ханзарова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X