Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Китап, китапханә, китапханәче һөнәре белән мине күп нәрсә бәйли

Безнең буын хәреф танып өлгерүгә китапханәгә языла, китап укый башлый иде. Китапны яратырга, китапны кадерләп сакларга, укырга әни өйрәтте. Ул, әле без укый-яза белмәгәндә, безгә китаплар сатып ала, вакыты булганда шигырь, хикәя, әкиятләрне безгә кычкырып укый иде. Ә китапханәгә I классның 2нче чиреге тәмамлангач, ягъни Әлифба бәйрәменнән соң (яңа ел...

Безнең буын хәреф танып өлгерүгә китапханәгә языла, китап укый башлый иде. Китапны яратырга, китапны кадерләп сакларга, укырга әни өйрәтте. Ул, әле без укый-яза белмәгәндә, безгә китаплар сатып ала, вакыты булганда шигырь, хикәя, әкиятләрне безгә кычкырып укый иде.
Ә китапханәгә I классның 2нче чиреге тәмамлангач, ягъни Әлифба бәйрәменнән соң (яңа ел алдыннан) язалар иде. Син, шул бөтен хәрефләрне дә танып, сүзләр, җөмләләр укыйсың, китапханәнең даими укучысы була аласың.
Авыл китапханәсендә бик сөйкемле, үзе дә балаларча самими, беркатлы, балалар «телендә» сөйләшә белүче Роза апа Касыймова эшли иде. Аның ире Сәлим абый - клуб мөдире.
Әле дә хәтеремдә, китапханәгә язылырга баргач, Роза апа китап укучының бурычлары турында аңлатты: китап 10 көнгә генә бирелә, озынайтасың килсә, килеп, бу турыда хәбәр итәргә, китапны пычрак куллар белән тотмаска, битләрен бөкләмәскә, укып туктагач, битенә аергыч куеп калдырырга, ертмаска... Сынау өчен беренче тапкыр юка булса, 2 китап, калынрак булса, 1не бирә.
10 көн узганчы көтү юк инде!!! Бер-ике көн эчендә укып бетерәм дә, яңа китап алырга китапханәгә барам. Роза апа, һичшиксез, эчтәлеген сөйләтә, ошау-ошамавы белән кызыксына. «Баһау белән бозау» (авторын хәтерләмим), Такташның «Тәүфыйклы песи», Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае», Абдулла Алиш әкиятләрен, Әминә Бикчәнтәева, Бари Рәхмәтнең «Уңган кыз Сара», Дәрҗия Аппакованың шигырь-хикәяләрен, татар халык әкиятләрен укып үстек.
Әлбәттә, Габдулла Тукай әсәрләрен укып, ятлап өйрәнеп, сәхнәләрдән сөйли идек. III-IV классларда Әхмәт Фәйзинең «Кечкенә Апуш»ын елый-елый укыганымны хәтерлим. V-VI классларда Газиз Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез» әсәрен бик яратып укып чыктым. Гариф Гобәйнең «Маякчы кыз»ы, Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»ен, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз»ын, «Газинур»ын, Гомәр Бәшировның «Намус»ын. Хәзерге яшьләрнең бу әсәрләрне дә, кемнәр язганын да бик сирәге генә беләдер. Драма әсәрләре укырга ярата идем. Ә менә сугыш турында укырга яратмадым, хәзер дә яратмыйм. Ул тема мине киеренкелектә тота, ял иттерми.
Укырга яратканымны белеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания апа Нигъмәтуллина миңа укырга «Совет әдәбияты» журналын бирә иде. Ә анда инде язучыларыбызның өр-яңа әсәрләре басылып бара. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын шулкадәр яратып укыганымны хәтерлим. Күп булды инде укыган хикәя, повесть, романнар. Һәрберсенә тукталып тормыйм.
Ә менә энем Арслан китапханәгә 5 яшьтән йөри башлады. Ул, миңа ияреп, укырга иртә өйрәнде. Роза апа укытып, әңгәмә уздыргач, аны китапханәгә укучы итеп язды. Ул, малай кеше буларак, фантастика, сугыш турындагы китапларны укырга яратты.
Мин авылда эшләгән чакта китапханә мөдире Нурания апа Гайфуллина читтән торып укыды. Ул сессияләргә киткәндә аның вазифасын миңа йөклиләр иде. Бу 70нче еллар башы. Ул вакытта кеше китапханәгә бик күп йөрде, бигрәк тә кыш көне. Кичләрен китап яздырырга чират була иде. Көндәлек газета-журналлар укырга чират торалар. Китапханә татар, урыс телләрендә 20дән артык газета-журнал яздырды.
Ирле-хатынлы Йосыф һәм Равилә апа, Илдус абый-Фәния апалар, Гөлзадә апа Әдиятуллина, Хәлит абый Гайнуллин, Шамил Шиһапов, Гомәр, Хәмзә Хәсәновлар, Госман Рәхимов һ.б. бик күпләр китапханәнең актив укучылары булды. Ул вакытта авылда яшьләр күп, колхозның комсомол оешмасы зур, яшьләр арасында КВНнар, диспутлар, сорау-җавап кичәләре, укучылар конференцияләре еш уза иде.
Китап укучылар турында язганда 40 елдан артык сыер сауган, гаиләләре белән (ә алар гаиләдә 6 кыз үсте) җырга-моңга гашыйк затлар Наилә апа Гайфуллина турында әйтмичә китә алмыйм. Ул сөйләшкәндә дә, «Фәлән язучының фәлән герое әйтмешли», - дип сөйләшә. Әлеге дә баягы ул да үлеп Мәһдиев иҗатына гашыйк. Кайвакыт урамда очрый да: «Наилә апа, нәрсәләр укыйсың?» - дип сорыйм. Башта сүзен әйтә алмыйча «эче катып» көлә. Аннары гына Мәһдиевның Зәкәрҗанын, Әлтәфен сөйли башлый. Наилә апаның сөйләвен тыңлаган саен тыңлыйсы килә, ул, образга кереп, артистларча «кыланып» сөйли. Нәрсә өчен язам: VII класс белемле, гади генә авыл апасы әсәрләрнең тәмен белеп укый, аларга карата үзенең бәясе, фикере бар.
Сүз дә юк, хәзерге техника заманында китапханәгә укучылар тарту бик кыен. Мәктәп укучыларының, югары уку йорты студентларының танылган язучыларның исем-фамилияләрен, әсәрләрен белмәве, укымавы күңелне борчый. Үземнең якыннарым, танышларым арасында да андыйлар бик күп.
Телевизор, компьютер, ноутбук, нетбуклар үзенә, ә «тере» китап уку - үзе җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык бирә, кешене рухи яктан баета бит ул.
Мин әле дә күңел төшенкелегенә бирелсәм, күңелсезлек, борчу, эч пошулардан арыну өчен китап укыйм. Тыныч кына, аулакта укырга яратам.
Мөһәммәт Мәһдиев - өстәл китабым. Аның һәрбер әсәрен кайта-кайта укыйм, Вакыйф Нуруллинны, Туфан Миңнуллинны, Тәлгать Галиуллинны, яңа гына күренә башлаган Рәмзия Габделхакованы яратып укыйм. Поэзиядә яраткан шагыйрьләрем Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова, Фәнис Яруллин һ.б. «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының һәр санын карап барырга тырышам. Һәрбер битен укыйм, дип әйтмим. Үземә кирәклесен һәм ошаганын сайлап алам. Укуга алдан әзерләнәм: эшләремне бетерәм, кирәк булган кызыклы гыйбарәләр, киңәшләрне, күңелгә хуш килгән шигырьләрне, «канатлы» сүзләрне, әйтемнәрне язып бару өчен аерым дәфтәрләрем бар. Аннан соң, язучы, шагыйрь, артист, гомумән, күренекле кешеләр тормышын күзәтеп, алар турында да теркәп барам.
Укыганда ял итәм, рухи ләззәт алам. Әсәрләр турында фикерләремне әни белән уртаклашам. Ул үзе дә бик укырга ярата. Мөхәммәт Мәһдиевны укыгач, шаяртып, «Безнең авылда да булдымы икән әллә ул», - ди. Чөнки язучы әниләр чордашы, авыл тормышын, кешеләрен шул кадәр дөрес итеп, яратып тасвирлый.
Мәдәният өлкәсендә 40 елдан артык эшләсәм дә, китапханәче һөнәре буенча эшләргә туры килмәде. Ә менә үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән, китапка изге әйбер итеп караучы, укучыларын яраткан, ихтирам иткән, аларның һәрбер соравын үтәргә торучы, кемнең нинди темага язылган әсәр укырга яратуын белеп торучы китапханәчеләр белән эшем буенча якыннан таныш идем. Алар белән бик күп кичәләр, күргәзмә-семинарлар үткәрдек. Татар Танаеннан Әминә апа Салихова, Мамадыш-Әкилдә эшләп киткән Әсфия апа, Олы Карагуҗада Асия апа Гайнуллина, Ключидән Валентина Малыгина, Норлаттан Клара Гыйниятуллина, Мөбидә Минһаҗева, район китапханәсе методисты Резедә апа Сабитова һ.б. үз һөнәрләренең чын осталары иде. Авылда бик күп җәмәгать эшләре дә алып бардылар. Кайсы сайлау комиссиясе рәисе, кайсы партоешма секретаре, лектор, депутат...
Китапханәләр системасының хәзерге директоры Әлфия Госман кызы да хезмәт юлын район китапханәсендә методист булып башлады.
Хәзерге вакытта да районыбыз китапханәчеләре белән тыгыз элемтәдә торам. Олы Карагуҗадан Дания Җиһаншина шалтыратып: «Сәрия апа, Нәбирәнең соңгы әсәрен укыдыңмы әле, «Казан утлары» журналында Тәлгать Галиуллинның Мәһдиев турында истәлекләре чыгып килә», - дип, гел мине таныштырып тора. «Алып кил әле», - дисәң, бер кыенсынмыйча күтәреп килә. Без аның белән язучы, шагыйрьләрнең Казанда үткәрелә торган иҗат кичәләренә бик еш йөрибез.
Дания ул район китапханәчеләре арасында иң уңганы, иң булганы, иң өлгере. Иң күп укучы да Карагуҗада дип уйлыйм мин. Эшләү шартлары гына бик уңайлы түгел. Дания инициативасы белән бик матур кичәләр, язучылар белән очрашулар үтә. Ул, бик күп конкурсларда катнашып, гел җиңүләр яулап килә. Әле грант та отты.
Олы Ачасырдан Зөлфирә Касыймованы бик хөрмәт итәм: һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар. Норлаттан Розалия Ибраһимова, Бишнәдән Фирдәүсә Шиһапова газета аша авылдашлары, китапханәдә үткәрелгән чаралар турында гел таныштырып торалар. Күп укый, күп белә. Үзебезнең Олы Шырдан авылы китапханәчесе Мөслимә Каюмова да: «Сәрия, китаплар кайтты, алып килимме?» - дип сорый да, өйгә үк китереп бирә. Рәхмәт төшкере.
1978 елны үзәкләштерелгән китапханәләр системасының беренче директоры итеп Луговина Маргарита Апполоновна билгеләнде. Һәрбер башлангыч, яңалык күп көч, белем, акыл, зирәклек, оештыру сәләте таләп итә. Китапханәләрне җиһазлар, китаплар, вакытлы матбугат, белемле кадрлар белән тәэмин итү - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы алдына куелган бурычларның бик азы гына әле бу.
Иң четереклесе, проблемалысы методистларны, Казаннан җибәрелгән китапларны эшкәртү белән (комплектлау бүлеге) шөгыльләнүче китапханәчеләрне утырту һәм башка шундый шактый гына бүлекләрне бергә җыю өчен зур бина таләп ителә. Боларның барысы да берьюлы да, тиз вакыт эчендә генә дә үтәлми, билгеле. Һәрберсенә күп көч, вакыт, көрәш, дәлилләр таләп ителә. Моның бөтен нечкәлекләренә тукталып тормыйм. 35 ел эчендә 3-4ме бина алышынды бугай.
Миңа калса, Маргарита Апполоновна Яшел Үзән районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасын республикага таныту өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә тырышты һәм эшләде дә.
Хәзерге директор Моховик Әлфия Госман кызы аның кул астында эшләде. Ул үзенә дә, кешеләргә дә бик таләпчән. Үз һөнәренең остасы, гел эзләнүдә, яңалыкка омтылучы җитәкче. Үз кул астында эшләүчеләрне беркайчан кактырмас, рәнҗетмәс, кирәк урында гына сүгәр, тәнкыйтьләр, кирәк булса, эшеннән дә «бушатыр». Әлфия Госмановна җитәкчеләр, кешеләр белән уртак телне бик тиз таба. Андыйлар турында: «Ишектән кусалар, тәрәзәдән керә», - диләр. Хәзерге заманда шундый үҗәт булмасаң, кыенга туры килә шул.
Яшел Үзән китапханәсе республика күләмендә үткәрелә торган төрле конкурсларда, бәйгеләрдә гел катнашып, алдынгы урыннарны яулап килә. Китаплар, укучылар, үткәрелә торган чаралар саны буенча да гел беренче «5»лектә. Китапханәләр системасына кертелә торган яңалыклар да, Казаннан кала иң беренче Яшел Үзәндә сынала һәм кулланыла.
Сәрия Гайфуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X