Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Яшел Үзәннең татар гимназиясе кунакларны якты йөз белән каршы ала (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Россия һәм республика күләмендәге чаралар көн аралаш үткәрелеп тора дисәң, арттыру булыр инде, әмма бик еш була. Шуңа күрә кунакларны каршыларга остарып беткәннәр монда. Әле шушы көннәрдә генә якташыбыз, Татар Танаенда туып үскән татар язучысы Афзал Шамов истәлегенә уздырылган республика укуларында республикабызның күпчелек район мәктәпләреннән...

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Россия һәм республика күләмендәге чаралар көн аралаш үткәрелеп тора дисәң, арттыру булыр инде, әмма бик еш була. Шуңа күрә кунакларны каршыларга остарып беткәннәр монда. Әле шушы көннәрдә генә якташыбыз, Татар Танаенда туып үскән татар язучысы Афзал Шамов истәлегенә уздырылган республика укуларында республикабызның күпчелек район мәктәпләреннән килгән укытучылар, укучылар һәм республикабызның галимнәре, язучылары катнашты.

Мондый чаралар укучыларга бик файдалы: алар башкаларны күреп кенә калмый, үзләрен дә күрсәтә бит. Ә күрсәтерлекләре бар аларның. Гимназиядә сәнгать мәктәбе уңышлы эшләп килә. Укучылар биредә төрле уен коралларында уйнарга, рәсем ясарга өйрәнә, театр студиясе эшли, вокал белән шөгыльләнүчеләр күп.

Гимназиянең уен кораллары оркестры, быел гына оешкан малайлар хоры барлык чараларда актив катнаша.

Татар кунакларны якты йөз, такта чәй белән каршы алган. Такта чәй дигәннән, гимназия ашханәсе сыеннан килгән кунаклар да авыз итә. Укучылар аларны рәхәтләнеп сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев