Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Тукай фонды» оешты

Тагын өч елдан, сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел булачак. Бу уңайдан, Татарстанда гына түгел, татар яшәгән һәр төбәктә әлеге чарага әзерлек эшләре башланды. Яшел Үзән шәһәрендә дә «Тукай фонды»н оештыру, милли мәдәни үзәк төзү буенча беренче утырыш булды. «Тукай фонды» Казанда күптән оешкан инде. Аның җитәкчесе күренекле журналист Риман...

Тагын өч елдан, сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел булачак. Бу уңайдан, Татарстанда гына түгел, татар яшәгән һәр төбәктә әлеге чарага әзерлек эшләре башланды. Яшел Үзән шәһәрендә дә «Тукай фонды»н оештыру, милли мәдәни үзәк төзү буенча беренче утырыш булды.
«Тукай фонды» Казанда күптән оешкан инде. Аның җитәкчесе күренекле журналист Риман Гыйлемханов. «Тукай фонды»ның бүлекчәләре күп районнарда оешты. Ә менә Казанга терәлеп торган Яшел Үзәндә әлегә юк иде.
Утырышка шәһәрнең һәм районның мөхтәрәм шәхесләре, мактаулы гражданнары, китапханә һәм мәгариф идарәсе вәкилләре килгән иде.
Тукай - яшел үзәнлеләр өчен шагыйрь буларак та кадерле, шулай ук аның тамырларының кайбер җепләре безнең якларга барып тоташа. Кечкенә Габдулланы тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән апасы Бибисаҗидә, Тукайны күреп белгән, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Бибисаҗидәнең кызы Өммеһания апаларның җәсәдләре Бәчек зиратында үзләренә тынычлык тапкан.
Яңа оешкан фондның төп максаты - Яшел Үзәндә Тукайга һәйкәл куюны оештыру, милли-мәдәни үзәк булдыру. Әлеге фонд һәм үзәкнең җитәкчесе итеп Клара Мәрдән кызы Филиппова сайланды.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев