Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Туган телем – иркә гөлем

Бөтенроссия «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе һәр елның яз көннәрендә активлашып китә. Ә без бу акцияне пропагандалауга тагын да иртәрәк тотынган идек. 19 февраль көнне мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган муниципаль Шигырь уку бәйгесендә Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Мостафина әлеге акциянең ачылуын...

Бөтенроссия «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе һәр елның яз көннәрендә активлашып китә.
Ә без бу акцияне пропагандалауга тагын да иртәрәк тотынган идек. 19 февраль көнне мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган муниципаль Шигырь уку бәйгесендә Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Мостафина әлеге акциянең ачылуын игълан иткән иде. Аның башлануын укучылар гына түгел, хәтта авыл халкы да көтеп ала. Инде әзме-күпме тәҗрибәбез дә бар, чөнки узган ел, бәйгедә катнашып, республика күләмендә II урын яулаган идек, ә быел инде җиңү теләге тагын да көчлерәк.
Акция кысаларында төрле чаралар үткәрдек, алардан үзебез дә рухи азык тупладык. Мәсәлән, март башында уздырылган «Минем әбием» бәйгесендә балалар үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә булган олы мәхәббәтен, аларга булган хөрмәт-ихтирам билгесен раслап, матур җырлар, дәртле биюләр белән бергә, тирән мәгънәле шигырьләр сөйләп куандырдылар. Гомумән алганда, бу бәйге гаилә бәйрәменә әверелде.
Бу ел Татарстаныбызда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителде. Моны истә тотып, без дә акциянең бер өлешен шушы юнәлешкә багышларга булдык. Шул уңайдан, табигатьне саклау һәм яклау буенча авыл халкына өндәү кәгазьләре тараттык, аларны Табигать-Анага мәрхәмәтле булырга чакырдык. IX сыйныф укучылары белән «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән тема астында, канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, яз хәбәрчеләре - сыерчыкларга уңайлы оялар, кул астында булган төрле предметлардан җимлекләр ясап элдек. Шулай ук Әйшә урман хуҗалыгына караган Нарат авылы янында урнашкан питомникка барып, андагы эш тәртибе белән танышып кайттык, урманчылар белән аралаштык. Өй янында, урамнарда агачлар утырту һәм аларны карап, саклап үстерү серләренә төшендек.
IV сыйныфның рус төркемендә укучы балалар, Ш.Перроның «Кызыл калфак» спектакле белән Әйшә авылындагы «Башаккай» балалар бакчасында чыгыш ясап, нәни дусларыбызга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Бакчага йөрүче сабыйлар Кызыл калфак белән бергә кызыклы сөйләшүдә катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты. Әлеге очрашу үтә дә мавыктыргыч булды.
Эмблемалы футболкалар кигән балаларны күп урында, байтак оешмада очратырга мөмкин иде бу көннәрдә. X сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән «Туган телем - иркә гөлем» исемле әдәби-музыкаль композиция белән Яшел Үзән балаларны кабул итү йорты «Гнёздышко»да булганда, «Рәхәт» социаль үзәгендә өлкәннәр белән очрашканда, Әйшә авылы халкы җыенында катнашканда туган телебезнең бөеклеген, матурлыгын башка милләт кешеләренә дә җиткерергә тырыштык. Мондый очрашулар акциядә катнашкан барлык кешеләрнең күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм.
Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев