Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Телен кадерләгән халык кадерле булыр...

Тормышта кешене бөтен гомере буена озата баручы аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр була. Шуларның берсе дип, мин аның туган телен саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың....

Тормышта кешене бөтен гомере буена озата баручы аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр була. Шуларның берсе дип, мин аның туган телен саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла.
И, туган тел!
Сине Әнкәй итеп,
Йөрәгендә саклый
бу халык.
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып, - дип язган шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов.
Һәр баланың йөрәгенә ана сөте белән салынган ана телебезнең яшәеше, сакланышы өчен шәһәребезнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәрдаим бихисап көндәлек эшләр башкарыла. Мөгаллимнәр телнең сыгылмалылыгын, матурлыгын, моңлылыгын балаларга кече яшьтән үк төрле дәрестән тыш чараларда да сеңдерергә тырыша. Чөнки матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше генә матур эшләргә омтыла.
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган чаралар үзләренең даирәсен елдан-ел киңәйтә бара. Бу уңайдан мәктәптә ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, интеллектуаль уеннар булып үтте. Башлангыч сыйныфлар арасында «Кызыклы грамматика» дигән КВН уздырылды. Урта һәм югары сыйныф укучылары «Телләр белгән - илләр гизгән» исемле сочинениеләр бәйгесенә иҗади эшләрен татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим иттеләр. Бу бәйге, катнашучыларның саны күп булу белән барыбызны да куандырды. «Теле барның - иле бар» дигән стена газеталарын укучылар, әти-әниләр ләззәтләнеп укыдылар. Урта сыйныфларда «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дигән грамматик викторина үткәрелде.
Укучылар Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханәнең даими кунаклары. Бу юлы анда VII А сыйныф укучылары чакырылды. Мәктәп белән берлектә үткәрелгән китапханә дәресендә балалар телебезнең бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәләр чыганагы булуына тагын бер кат инанды. Әңгәмәләр саф татар телендә барды.
Безнең телебез - бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын һәм көйләрен тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, буыннарны бүгенге белән тоташтыра. 21 февраль көнне мәктәптә «Уйнагыз, гармуннар!» исеме астында ата-аналар конференциясе булып узды. Татар моңы, гармун чыңы үзәкләрне өзде. Балалар тарафыннан бик эчтәлекле һәм күңелле бәйрәм әзерләнгән иде. Әтиләре, Сәлахов Марат Низам улы, белән берлектә уллары Инсаф һәм Бәхтияр; VIII А сыйныф укучысы Ногманов Фаил баянда һәм аккордеонда уйнадылар. Аталы-уллы Низамовлар баянда шактый гына татар халык һәм эстрада көйләрен башкарды. Шалкин Айдар Ралиф улы үз көйләре белән күп әти-әниләрне яшь чакларына кайтарды.
Мәктәпне 7 ел элек тәмамлаган Гайсин Айнур үзенең моңлы җырлары белән тамашачыларны әсир итте! Моңы, җыры, затлы сүзе булган телебез сагында тору - укытучыларның һәм әти-әниләрнең әманәт бурычы. Телебез, туган мәктәбебез яшәсен өчен, хәлебездән килгәннең барын да эшләргә без әзер!
Милләтнең киләчәге - бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет - укучыларда. Туган телгә карата гамьсезлек чире берүк аларда тәрбияләнмәсен иде. Уздырыла торган шушы чаралар да моңа юл куймый. Туган телнең нәфислеген саклау өчен, иң әүвәл, аның бәллүр шикелле, уалырга гына торуын чынлап торып аңларга кирәктер. Юкка гына «Теле барның - иле бар», димәгән бит халык. Туган телен яраткан һәм кадерләгән кеше үзе дә кадерле булыр!
VIII А сыйныфы ата-аналары исеменнән -
Алсу Батрашкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X