Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Шагыйрь рухына бер дога

19 февральдә шәһәрнең 16нчы урта мәктәбе базасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан муниципаль район мәктәбе укучылары арасында «Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык» дигән исем астында шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә, шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 100гә якын укучы герой-шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укуда...


19 февральдә шәһәрнең 16нчы урта мәктәбе базасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан муниципаль район мәктәбе укучылары арасында «Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык» дигән исем астында шигырь укучылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә, шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 100гә якын укучы герой-шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укуда ярышып, Муса Җәлил сүзләренә халкыбызның бөек композиторлары иҗат иткән җырларын башкарып, шагыйрь иҗатының халык күңелендә мәңге сакланачагын раслады.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган һәм бары тик аның шигырьләреннән, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлардан торган бәйгенең соңгы елларда муниципаль районда узганы юк иде әле, шуңа күрә укучылар да, аларның остазлары да бәйгегә нык әзерләнеп килгән. 5 сәгатькә якын сузылган бәйгедә, жюри әгъзасы буларак, шагыйрьнең «Яшь ана», «Күршеләр», «Ышанма», «Имән», «Хәдичә» кебек шигырьләрен - 3әр мәртәбә, ә «Вәхшәт» шигырен 4 мәртәбә тыңлап, күңелем хушланды. Тагын кайчан тыңлаган булыр идем әле укучыларның мәктәп программасына кертелгән бу шигырьләрне?! Бәйгегә шигырь сайлап баш ватарга да, аны ятлап мәшәкатьләнергә дә кирәкми, кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук. Тик бер яманның бер яхшысы була дигәндәй, уңай ягы да юк түгел: укучы балалар сәгатьләр буе көндәшләренең сөйләм осталыгын күрде-ишетте, бер үк шигырьне төрле яшьтәге укучылар укуында тыныч кына тыңлады.
«Хәдичә» шигырен яттан сөйләп, бәйгедә III-VII сыйныф укучылары арасында хаклы рәвештә I урынны яулаган Осиново гимназиясенең V сыйныф укучысы Чанышев Раил, VIII-XI сыйныфлар арасында Норлат урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Гыйләҗева Алинә («Хуш, акыллым!» шигыре өчен I урын) кебек матур итеп укырга була икән дип, мыек очына чорнады, димәк, киләсе елларда әлеге әсәрләрне тагын да аһәңлерәк укучылар килергә тиеш бәйгегә.
Әйшә, 4нче һәм 7нче урта мәктәп мөгаллимәләре Э.Бачкова, Д.Гафурова, Р.Зәйнуллина эше мактауга лаек. Әлеге мәктәп укучылары бәйгедә шагыйрьнең «Табут», «Балыкчы әкияте» һәм «Кызыл ромашка» шигырьләрен, төрле төстәге матур сәхнә костюмнары киеп, сәхнәләштереп күрсәтеп, бүтән коллективлардан аерылып торды. 15нче урта мәктәптән килгән өч укучы да, шигырьләрне сәнгатьле укып һәм призлы урыннар яулап, мәктәп данын бер баскычка күтәрде, бу - мөгаллимә Р.Әминеваның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Васильевоның 2нче урта мәктәбе укучысы Нефедова Мария һәм Өтәшкә гомуми төп белем бирү мәктәбе укучысы Петрова Дарья, Муса Җәлилнең рус теленә тәрҗемәдә «Варварство», «Праздник матери» шигырьләрен искиткеч зур осталык белән яттан сөйләп, иң югары баллга һәм залдагы яшьтәшләренең иң күп алкышларына лаек иде. Бәйгенең «Каләм сынау» номинациясендә Осиновоның В.Карпов исемендәге лицей укучылары Хәйретдинова Фәридә һәм Иванова Ангелина, Муса Җәлилгә багышлап язылган шигырләрен укып, каһарман шагыйребезнең һәрвакыт халык хәтерендә булуын белдерде. Кызларның шигырь юллары һәм 16нчы урта мәктәп белән берлектә мәгариф идарәсе оештырган шигырь укучылар бәйгесендә катнашучыларның яттан сөйләгән шигырьләре шагыйрь рухына дога булып барсын.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев