Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Үпкәләдем

Халык күп катнашкан чаралар үпкәсез узмыйдыр анысы, шулай да күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булган өлкән яшьтәге кешеләрнең «Балкыш» дип аталган бәйгесеннән алган хисләрне язмый булдыра алмыйм. Дөрес, мин үзем дә анда катнаштым, шундый зур сәхнәгә чыгып шигырь сөйләү бәхетенә ирештем. Бу бәйгедә район һәм шәһәр ветераннары төрле номинацияләр...

Халык күп катнашкан чаралар үпкәсез узмыйдыр анысы, шулай да күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булган өлкән яшьтәге кешеләрнең «Балкыш» дип аталган бәйгесеннән алган хисләрне язмый булдыра алмыйм. Дөрес, мин үзем дә анда катнаштым, шундый зур сәхнәгә чыгып шигырь сөйләү бәхетенә ирештем. Бу бәйгедә район һәм шәһәр ветераннары төрле номинацияләр буенча ярышты. Җыр-биюләр, театральләштерелгән күренешләр күп булды анда. Һәр чыгышны бәяләрлек жюри да эшләде. Шундый талантлы кешеләрнең районыбызда күп булуы шатландыра. Концерт бик матур, күңелле булды, өч сәгатькә сузылды, соңыннан хәтта чәй табыны да әзерләгәннәр иде катнашучылар хөрмәтенә. Оештыру мәшәкатьләре белән янып йөрүчеләргә рәхмәттән ары сүз юк. Күңелебез булды. Сайлап алынучылар Буага зонаара ярышка барачакларын да беләм. Әмма шушы үзенчәлекле чараны рус телендә генә алып бару, татарча җыр исемнәрен русчага тәрҗемә итүләре ошамады, күңелгә ятмады. «Казан кичләре» җырын «Казанские вечера», яисә «Туган җирем»не «Родная земля» дип әйтеп тордылар. Ни өчен татар телендә, үз телебездә дә алып баручы тапмаска иде «Балкыш» кебек республикага яңгыраячак шундый зур концертка? Исемен җисеменә туры китереп оештыру артык мәшәкать таләп итмәс иде. Җырларның көен чыгаручы композиторын, сүзләрен язучы шагыйрьне әйтү дә булмады. Тәрҗемә итеп торгач, анысын бөтенләй кирәк дип тапмаганнар. Дөрес, Норлат зонасыннан катнашырга килүчеләрнең номерларын ике телдә әйтеп бардылар. Ә Әйшәдән, Карагуҗа һәм Якедән килгән ветераннар чыгышлары бары рус телендә генә әйтелде. Халкым, телем өчен кимсенеп утырдым. Татарча «ләм-мим» бит. Хәзер Яшел Үзәнебездә туган телдә аңлаучылар калмадымы әллә. Бу бәйгедә җиңүчеләр хәзер республика сәхнәсендә дә үзләренең бер телне генә камил белүләрен күрсәтеп кайтырлар дигән уй тагын уйландыра. Ник кимсетәбез үзебезне, концерт куйганда да.
Рәйхана Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев