Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Минем китапханә»

Үзәкләштерелгән китапханә системасы оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Минем китапханә» дип исемләнгән иҗат бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Ул ике номинациядә үткәрелә: беренче номинациягә хикәяләр, очерклар, эссе кабул ителә; икенчесенә - шигырьләр, котлаулар. Бәйгегә дип тәгаенләнгән эшләрне шәһәр һәм район китапханәләренең кайсына булса да 15 марттан...

Үзәкләштерелгән китапханә системасы оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Минем китапханә» дип исемләнгән иҗат бәйгесе үткәрелә.
Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Ул ике номинациядә үткәрелә: беренче номинациягә хикәяләр, очерклар, эссе кабул ителә; икенчесенә - шигырьләр, котлаулар.
Бәйгегә дип тәгаенләнгән эшләрне шәһәр һәм район китапханәләренең кайсына булса да 15 марттан 15 майга кадәр басылган рәвештә тапшырырга мөмкин. Электрон вариантын кабатларга була.
Эшләр ике - татар һәм рус телендә кабул ителә. А-4 форматында бер биттә булуы яхшы. Язманың авторы турында мәгълүмат кирәк. 15 майдан соң тапшырылган эшләр каралмый.
Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче этап 27 майда - Россия китапханәләре көнендә уза. Икенче турга узган язмаларга 3 сентябрьдә нәтиҗә ясалачак. Иң яхшы дип табылган язмалар китапханә җыентыгына кертеләчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла. Бәйгегә йомгак ясалганнан соң, тапшырылган эшләр авторга кире кайтарылмый.
Әдәби иҗат бәйгесе турында үзәкләштерелгән китапханә системасының www.zeIbib.narod.ru сайтында танышырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 5-18-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев