Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Китапханәгә җәлеп итү ысуллары – төрле, нәтиҗә – бер

Районыбызның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап бик күп чаралар үткәрелә. Шәһәребезнең Гайдар исемендәге балалар китапханәсендә булырга туры килде. Балалар белән эшләү тәҗрибәм булганга, миңа аеруча кызыклы тоелды. Замана баласын хәзер әлләни белән кызыктырып булмый, бары тик ихлас күңелең биреп, алар биеклегенә менеп, уйнаганда-тәрбияләгәндә генә күзләрендә очкын...

Районыбызның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап бик күп чаралар үткәрелә.

Шәһәребезнең Гайдар исемендәге балалар китапханәсендә булырга туры килде. Балалар белән эшләү тәҗрибәм булганга, миңа аеруча кызыклы тоелды.
Замана баласын хәзер әлләни белән кызыктырып булмый, бары тик ихлас күңелең биреп, алар биеклегенә менеп, уйнаганда-тәрбияләгәндә генә күзләрендә очкын кабыза аласың. Бүгенге заманда китапка карата шундый очкынны бары тик югары профессионаллар гына кабыза ала. Нинди ысуллар белән - болары аларның үз сере. Шуны гына әйтә алам: бирегә йөрүче иң актив китап укучылар хәтта Франциягә дә барып кайтты.
Иң кечкенәләр дә шәһәребез турында күп белә икән: истәлекле урыннарны таный, биредә үз гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, төрле милләт вәкилләре яшәвен белә.
Бала күңеленә юл уен аша, әлбәттә, кыскарак. Шуңа күрә китапханә хезмәткәрләре балалар белән үткәрелгән чараларда төрле халык уеннарын да актив куллана. Әкият геройлары да мондый чараларны чит итми. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән «Төлке белән Бүре» әкиятен караганнан соң, кайсы бала шул ук әкиятне китаптан тагын бер кат укымасын ди?! Һич булмаса, әбиенә булса да, тагын бер кат сөйләп чыгачак. Ә бер тапкыр кулына китап алган бала, икенчесен дә алмас дип әйтеп булмый. Андый дуслары бихисап Гайдар исемендәге балалар китапханәсенең. Әнә бер төркеме, хәтта китапханә залына да сыймаган, кире кайтып бара. Алар бирегә иртәгә киләчәк. Бүген - тәрбияче, тагын өч көннән - әти-әнисе, тагын бер-ике елдан үзе генә. Аннары ул китапны гомерлек юлдашы итәчәк.
Кешенең яшәеш рәвеше кече яшьтән формалаша. Акыллы, уйлый белә торган, ягъни югары интеллектуаль буын тәрбияләүдә китапханәнең, биредә эшләүчеләрнең эш алымнары мөһим. Гайдар исемендәге китапханә хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән әлеге вазыйфаны намус белән үти, диясе килә.
Г.Кәрим.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев