Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Каюм Насыйри: кичә, бүген, иртәгә (фотолар)

10нчы гимназиядә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-гамәли укулары булып узды. Быел ул «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән исем астында оештырылган иде. Каюм Насыйри исемендәге укуларда катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел укуларда чыгыш ясарга дип килгән укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре шулкадәр күп...

10нчы гимназиядә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-гамәли укулары булып узды. Быел ул «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән исем астында оештырылган иде.
Каюм Насыйри исемендәге укуларда катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел укуларда чыгыш ясарга дип килгән укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре шулкадәр күп иде ки, пленар утырышта гимназиянең актлар залында алма төшәрлек тә урын булмады. Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның һәркайсы укуларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, оештыручыларның фәнни-гамәли укуларны әзерләүгә зур көч, тырышлык сарыф итүен билгеләде.
Республиканың барлык төбәкләреннән, Чуашия, Мари Иле, Казаннан килгән ике йөздән артык укучы «Татар филологиясе», «Туган якны өйрәнү», «Тарих. Туган якны йөрәнү», «Биология», «Химия. География», «Рус һәм чит тел филологиясе», «Математика. Физика һәм информатика», «Математика. Физика», «Декоратив-гамәли сәнгать» дип аталган секцияләрдә чыгыш ясады. Көн дәвамында барысы 14 секция эшләде.
Укучыларның эшенә Галимҗан Ибраһимов исе­­­­­­­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казан (Идел буе) федераль университеты, мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре бәя бирде. Укуларның «Татар филологиясе» дип аталган төре укучылар арасында аеруча популяр. Бу секция­дә чыгыш ясаучылар өч төркемгә бүленеп эшләде. Һәр секциядә Яшел Үзән шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларының уңышлы чыгыш ясавын да әйтергә кирәк. Гомумән, укулар бер сулышта узды. Каюм Насыйри исемендәге укуларга килгән кунаклар да шул фикердә. Алар менә нәрсәләр сөйли:
Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре:
- Яшел үзәнлеләрне якташларым кебек якын күрәм, бирегә бик яратып киләм, чөнки хатыным Резеда Ганиева - Шырдан кызы. Якташыбыз Каюм Насыйри исемендәге укуларның шулай республика дәрәҗәсендә зурлап уздырылуына бик шатмын. Олуг мәгърифәтченең иҗат мирасы шактый зур дәрәҗәдә басылып чыкты, әмма камиллеккә чикләр юк. Укучы балаларның Каюм Насыйри иҗатын, гомумән, халкыбыз иҗатын өйрәнүе мактауга лаек гамәл.
Галимҗан Гыйльманов, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге секторы мөдире, язучы:
- 10нчы гимназиядә күп мәртәбә булганым, укучылар белән очрашканым бар. Каюм Насыйри исемендәге укуларда да катнашканым булды. Бу укулар - бүгенге көндә бик тә актуаль һәм Татарстан сәясәтенә туры килә. Ә инде шушы укуларның 12нче ел рәттән үткәрелүе һәм катнашучылар санының елдан-ел арта баруы үзе үк аның әһәмияте, масштабы турында сөйли.

Әлифел Таразова

Язманың тулы вариантын газетабызның 14 март саныннан укый аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев