Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Чын традицияләре булган мәктәптә

Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы мәктәптә "Ризаэддин Фәхретдин мирасын файдалану - мәктәпнең заманча белем бирү тирәлегендә укыту-тәрбия процессын гуманлаштыру" нигезе" дигән темага республика семинары булып узды.

16нчы мәктәпнең иң сәләтле егет-кызлары шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шулай ук балалар бакчасында сабыйларга татар телен укытучыларга, бөек фикер иясе, язучы, тәрҗемәче, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин тормышын сәхнәләштерде. Семинарның икенче өлешендә исә укытучыларга ачык дәресләр күрсәтелде. Безгә исә берничәсен күзәтергә туры килде. Инглиз теле фәне дәресендә исә бер сүз урысча да, татарча да ишетмәдек. Укучылар бары тик инглиз телендә генә аралашты. Семинарда һәм дәресләрдә булган тулырак мизгелләрне фотоларда күрә аласыз.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев