Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Бәчек авылы кунак җыя

Бүген кешелек дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Җир йөзендәге барча халык үз телен кадерли. Без үзебезнең татар теле турында сүз башласак, беренче булып, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай искә килә. И туган тел, и матур тел, дип, ана телебез белән сокланган шагыйрь, нәкъ менә татарча язып танылды бу дөньяда. Безнең...

Бүген кешелек дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Җир йөзендәге барча халык үз телен кадерли. Без үзебезнең татар теле турында сүз башласак, беренче булып, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай искә килә.
И туган тел, и матур тел, дип, ана телебез белән сокланган шагыйрь, нәкъ менә татарча язып танылды бу дөньяда. Безнең Яшел Үзән районы Габдулла Тукай шәхесенә тарихи бәйләнеше булуы белән горурлана.
Бу көннәрдә район мәктәп­ләрендә Туган тел көненә багышлап, төрле чаралар уздырыла. ТР Г. Тукай фондының Яшел Үзән филиалы уздырган чара да игътибарга лаек. Филиал Бәчек авылында күчмә утырышын үткәрде. Халык белән очрашуга әлеге фондның рәисе Риман Гыйлемханов, филиал җитәкчесе Клара Филиппова һәм район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев килде. Шушы утырышта 31 майда Бәчектә авыл җые­ны уздырыр­га килешенде. Шигырь бәйрәме дип тә әйтергә ярыйдыр аны. Казаннан киләчәк кунаклар арасында танылган шагыйрьләр һәм язучылар да булачак бит.
Мәгълүм булганча, илдә 2014 ел - Мәдәният елы дип игълан ителде. Районда мәдәният елы кысасында уздырылачак зур чараларның берсе дә булачак бу Бәчек җыены. Габдулла Тукай белән бәйле икән, татар халкы өчен иң мөһиме дә ул. Һәрхәлдә, районыбыз өчен әһәмият­ле вакыйга булачак.
Нигә нәкъ менә Бәчектә уздырыла дигәндә, шагыйрьнең иң сөекле тутасы - әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апа 1941 елдан шул авылда яшәгән. Еласам - юаткан, ачыксам - ашаткан, дип, җылы итеп искә алган аны шагыйрь. Бибисаҗидә апа 1956 елда дөнья куйгач, шул авыл зиратында җирләнгән. Г.Тукай фондының Яшел Үзән филиалы узган ел көз көне Бибисаҗидә апаның кабере янында дога укуны да оештырган иде.
Әлбәттә, дөньяга танылган шәхесебез белән бәйле урыннарга игътибар кирәкле шәй. Әнә шагыйрь 9 яшеннән 21 яшенә тикле яшәгән Казахстандагы Җаек шәһәреннән үрнәк алырга була. Казахлар, Габдулла Тукайны үзебезнеке дип, аның торган-укыган урыннарын саклап тоталар икән. Татар шагыйре фонды рәисе Казахстанга баргач күргәннәрен шаккатып сөйләде.
Бәчеккә килгәндә исә, анда, беренче чиратта, Бибисаҗидә апа гомер иткән ихатага истәлекле такта куярга кирәк. Түбән Урысбага мәдәният йорты янындагы шагыйрь һәйкәлен төзекләндерү дә таләп ителә. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин әлеге очрашуда татар халкының күркәм гадәтен дә искә төшереп алды. Кунак килер алдыннан яисә бәйрәм җиткәндә кеше, гадәттә, үзенең ихатасын төзекләндереп, капка төпләрендә тәртип кертеп, чистарыну эшләре алып бара. Өмәгә җыелып, мәктәп һәм клуб тирәләренә, урамнарга, чишмә буйларына, гомумән, җирлеккә кергән авылларыбызга ямь кертик, дип чакырды ул. Очрашуга җыелганнар исеменнән Хәйдәр Сибгатуллин сүз тотты. Ул әлеге чараны оештыруда һәр төрле ярдәм күрсәтәчәген әйтте һәм, туган авылы Бәчеккә шундый зур игътибар күрсәткәннәре өчен, район җитәкчелегенә һәм кунакларга рәхмәтен белдерде.

Район мәктәпләрендә Туган тел көненә багышлап нинди чаралар үткәрелә икән? Без берничә мәктәпнең туган телебез - татар теле һәм әдәбиятын укытучы мөгаллимнәр белән элемтәгә кердек.
Марат Гатиятуллин (Олы Ачасыр мәктәбе):
- Бу көнне без ел саен билгеләп үтәбез. Бүген бездә Шигырь бәйрәме. Шулай ук китап уку айлыгы да үткәрәбез. Программа буенча татар баласы мәктәптә укыганда барлыгы татар телендә язылган йөз китап укып чыгарга тиеш. Һәр сыйныфның үз өлеше, билгеле. Ай ахырында кемнең ничаклы китап укыганлыгы тикшерелә һәм бәйгенең җиңүчесе игълан ителә.
Фәрдия Садриева (Түбән Урысбага мәктәбе):
- Бездә кызу эш өсте - бәйгеләргә йомгак ясыйбыз. Укучылар, сөек­ле шагыйребез Габдулла Тукайга багыш­лап, реферат яздылар. Балалар шулай ук шагыйрь әсәрләре буенча рәсемнәр ясады.
Сөмбел Сәлахиева (Мулла Иле мәктәбе):
- Туган тел көненә алдан әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә яттан шигырь сөйләсәң генә керә аласың бит.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев