Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Батулла дәресләре

16нчы урта мәктәп укучыларын бәхет басты: аларга Рабит Батулла үзе дәрес бирде! Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла балачак һәм яшьлек еллары, иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләп кенә калмыйча, математика, тарих, татар әдәбияты, чит телләр, табигать белеме һәм биология, фәлсәфә фәне буенча дәрес тә биреп, балаларны гына...

16нчы урта мәктәп укучыларын бәхет басты: аларга Рабит Батулла үзе дәрес бирде!
Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла балачак һәм яшьлек еллары, иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләп кенә калмыйча, математика, тарих, татар әдәбияты, чит телләр, табигать белеме һәм биология, фәлсәфә фәне буенча дәрес тә биреп, балаларны гына түгел, укытучыларны да шаккатырды. Укучылар түгел, укытучылар «5»ле алды бу көнне. Ничек дисезме? Батулланың мәктәпкә килүе балалар өчен сюрприз иде. Язучы белән очрашуга алдан махсус әзерләнми алар. Тик, югалып калмыйча, Батулланың тормышына һәм иҗатына кагылышлы бик күп сорау биреп, үзләренең белемле һәм язучының иҗаты белән шактый дәрәҗәдә таныш булуын күрсәтә алды: шуның өчен укытучыларга югары билге куелды.
Укучыларның язучыга биргән сораулары бүтән мәктәптә белем алучы балалар өчен дә кызыклы булыр дигән изге нияттән чыгып, кайсыберләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.
- Кеше, шәхес буларак, гаиләдә тәрбияләнә диләр. Гаиләгез турында сөйләгез әле? - дип сорый укучылар.
- Мин укытучылар гаиләсеннән. Укытучының авыр хезмәтен күреп үскәнгә күрә, мөгаллим булмам дигән идем, тик гомерем буе укытучы булырга туры килде. Үземнең дүрт балам бар: өч малай, бер кыз. Олы улым Илдар тайгада яши, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, кызым сәүдә эшендә. Нурбәк балет биючесе. Байбулатны фильм буенча беләсез: сукыр малайны уйнаган иде ул анда.
- Туган авылыгыз, Зәй яклары белән элемтә бармы?
- Сабантуйга кайтам - закон бу. Шул якка командировкага, эш белән барсам, үтеп китешли, керәм.
- Тирән эчтәлекле, көнүзәк проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һәм башка драма әсәрләрен тамашачы да, укучы да яратып кабул итте. Шул ук вакытта Сезне без режиссер буларак та беләбез һәм хөрмәт итәбез. Сез төшергән фильмнарның кайсы күңелгә якынрак?
- Мин 5 фильм төшердем. Бөек Тукай турында да, атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев турында да бар фильм. Күз явын алырлык матур паласлар суга торган Мәүлия апа турында моннан 10 ел элек төшерелгән фильм күңелгә кереп калды. Фаҗигане җиңеп чыккан бәхетле хатын турында ул. 2 томлык әкиятләр чыкты. «Елан тау» дип атала. Ятим бала турындагы «Кичер мине, әнкәй!» Камал театрында 500 тапкыр куелды. Язган әсәрләремнең һәрберсе кадерле, якын.
- Остазыгыз кем?
- Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче. Остазларым - мәктәп укытучылары. Безнең мәктәп - үзе университет булган икән. Киңкырлы белем биргән, тормышка әзерләп озаткан.
- Коръәннең аңлатмасын укучыларга җиткерү теләге күңелгә ничек керде?
- Әбием гарәпчә өйрәтте кечкенәдән. Коръәнне аңлатмасын эшләргә Нәкый Исәнбәт тәкъдиме белән бергә башлаган идек. Ул китеп барды, эшне үзем дәвам иттем. Коръәннең 5нче басмасы дөнья күрде.
***
Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Филиппова инициативасы белән узган очрашу һәркем күңелендә искиткеч матур тәэсир калдырды. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләре иясе Рабит Батулла укучылар янына тагын килергә вәгъдә итеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X