Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утравына яшьләр фестивальгә җыела

31 майда Зөя утрау-каласында яшьләрнең "Музыка вокруг нас" I Бөтенроссия классик музыка фестивале көне була. Утраудагы Рождество мәйданында Казан, Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар - халыкара конкурслар лауреатлары фортепиано, кыллы һәм тынлы уен кораллары, камера ансамбле, академик вокал белгечлекләре буенча чыгыш ясаячак. Фестивальгә Габдулла Тукай...

31 майда Зөя утрау-каласында яшьләрнең "Музыка вокруг нас" I Бөтенроссия классик музыка фестивале көне була.

Утраудагы Рождество мәйданында Казан, Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар - халыкара конкурслар лауреатлары фортепиано, кыллы һәм тынлы уен кораллары, камера ансамбле, академик вокал белгечлекләре буенча чыгыш ясаячак. Фестивальгә Габдулла Тукай исемендәге IV Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр дә чакырылган. Классик музыка һәм шигърият бер-берсен тулыландырган бу чара тарихны сеңдергән Зөя каласының борынгы архитектурасын үзенчәлекле төсмерләп, республиканың гына түгел, ә Россиянең дә зур мәдәни вакыйгасына әйләнәчәк.

Фестиваль 11 сәгатьтә башлана. Тантаналы өлештә кунакларны сәламләү, катнашучылар чыгышлары була. Ә инде 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр сәхнәгә Г.Тукай исемендәге конкурста җиңүчеләр чыгачак. 15 сәгатьтән алып 19 сәгатькә кадәр фестиваль лауреатлары чыгышлары булса, 19 сәгатьтә фестивальгә йомгак ясалачак. Бу көнне утрау-кала чын мәгънәсендә мәдәни үзәккә әйләнәчәк. Катнашырга теләүчеләрнең күп булуын истә тотып, фестивальне оештыру комитеты утрауда чыгыш ясаучылар өчен өстәмә мәйданчыклар да куярга җыена. Шулай ук тамашачылар симпатиясе премиясенә "Овация" номинациясе игълан ителгән. Аңа нәтиҗә Казанда 1 июньдә фестивальне йомгаклау тантанасында ясала.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев