Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөя кала-утравында яңа сквер Республика көнендә ачылачак

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утравында булып, биредә барган эшләр белән танышты.

Зөя утравына алып килә торган юл да тарайды инде. Берәр чара булганда биредә машина куяр урын да юк. Шуңа күрә юл киңәйтелә һәм биредә парковка да ясалачак, вертолет төшү өчен махсус урын булдырылачак.
Минтимер Шәймиевкә Зөя ярында парус туризмы үзәге төзелешен дә күрсәттеләр. Утрауга килүчеләр, паруслы яхталарны прокатка алып, аны йөртергә өйрәнә, көймәдә йөри ала. Бу идея Минтимер Шәймиевкә бик ошады, республикада шулкадәр зур сулык­лар булып, туризмның бу юнәлешен үстермәү безгә, әлбәттә, килешеп бетми, дигән фикерне җиткерде. Гомумән, шушы зирәк ил агасының авызыннан нинди хикмәтле сүз чыгар икән дип көтеп кенә торырлык. Елга вокзалында утрауга килгән туристларны зурлап, шушы утрауга, Татарстанга килүләрен зур, матур бер истәлек булып калырлык итеп каршы алмауларына да борчылды ил агасы:
- Үземнән чыгып әйтәм: кая булса да барсам, кечкенә генә игътибар тойсам да рәхәт булып китә, - ди ул. - Шуңа күрә килгән туристларны зурлап каршы алу - традициягә әйләнергә тиеш. Татарстанда бик рәхәт яшибез, моны килгән барлык туристлар да күрсен һәм тойсын иде.
Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы бара. Бу уңайдан «Яңарыш» фонды Болгар һәм Зөядә тематик скверлар төзелеше башлаган. Хәзер Зөядә булачак сквер территориясен яктырту баганалары куела, төзелеш материаллары кайтарыла башлаган. Яңа сквер 30 август - Республика көнендә ачылачак.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X