Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЗУР ӨМЕТЛӘР БАГЛАГАН ЭШ БАШЛАНДЫ

Соңгы елларда районыбыз хуҗалыкларында һәм заводларында эшләр нык кысылды. «Яңа Тура» технополисының төзелә башлавы күңелебездә өметләр уята. 40 меңгә якын кешегә эш урыны булачак бит анда. Ильяс САЛИХҖАН 8 июньдә тантаналы төстә, яңа предприятиенең беренче нигез ташы салынды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аның нигезенә киләчәккә юллама куелган капсуланы үз кулы белән...

Соңгы елларда районыбыз хуҗалыкларында һәм заводларында эшләр нык кысылды. «Яңа Тура» технополисының төзелә башлавы күңелебездә өметләр уята. 40 меңгә якын кешегә эш урыны булачак бит анда.

Ильяс САЛИХҖАН

8 июньдә тантаналы төстә, яңа предприятиенең беренче нигез ташы салынды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аның нигезенә киләчәккә юллама куелган капсуланы үз кулы белән урнаштырды.
Яшел Үзән - Казан юлының уң ягында, Тура авылы каршындагы урман буенда яңа төзелеш башлау тантанасында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин да катнашты.
Ниһаять, бу олы эшнең башланып китүенә сөенүен президент та яшермәде. Республикадагы төзелешләргә инвесторлар җәлеп итү уңышлы бара. Берсеннән-берсе олпатрак 30 проект тормышка ашырыла җөмһүриятебездә. Халыкны эш белән тәэмин итүдә өметле нигез булдырыла дигән сүз бу. Районыбыз җирендә калкачак технополис тагын бер мөһим мәсьәлә - төрле базарлар белән шыплап тулган башкалабыз Казанны бушату мәсьәләсен дә хәл итәчәк.
Шулай итеп, төзелә башлаган «Яңа Тура» технополисы мөмкинлекләрен күзалларга була хәзер. Күп тармаклы предприятие 260 гектар җир билиячәк. Беренче чираты 60 гектар җирдә төзелә. Өлешләп төзелә ул. Башта әлеге проектның үзәге - сәүдә-күргәзмә комплексы җиткерелә. Билгеле, юл салу, машина кую урыннарын төзү эшләре дә бүгеннән башланды. Төзүчеләргә вакыт аз бирелә: сентябрь аенда беренче объект үзенең ишекләрен ачарга тиеш, дип белдерде президент.
Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, журналистлар белән очрашкач, технополисның киләчәген киңрәк ачып сөйләде. Биредә сәүдә комплексы белән бергә заманча төзелгән ял итү урыннары да булдырылачак. Җыеп кына әйткәндә, шәһәр кешесе гаиләсе белән җомга кич «Яңа Тура»га килеп, кала шау-шуыннан ял итеп, якшәмбе кич кенә өенә кайтып китә алачак. Кунакханәләр һәм торак йортлар да салыначак анда. Ниһаять, башкала урамнарын тыгызлаган базарлардан котылу юлы да ачыла. Билгеле, заманча төзелгән азык-төлек базарлары урынында кала. Урамнардагы сәүдәгәрләргә исә биредә урын бирелә. Шәһәр бушаган җирләрен бакчалар белән бизәргә тели.
Технополисның авыл җирлегенә дә уңай йогынтысы зур булачак. Беренчедән, биредәге ашханәләргә итен-маен, яшелчәсен сатачак авыл кешесе. Икенчедән, хуҗалыклар һәм фермерлар җитештергән азык-төлекне, замана таләпләренә туры китереп бүлгәләп һәм төреп, биредә сәүдә итү мөмкинлеге ачылачак.
Технополиска белгечләр әзерләү мәсьәләсе дә хәл ителгән дисәң ярый. Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге икътисад, идарә һәм хокук югары уку йорты һәм тагын сигез техникум катнашачак бу эштә.
Технополис 2013 ел ахырына тулаем төзелеп бетәргә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән «Яңа Тура» технополисы идарә компаниесе" җәмгыяте дип атала төзелә башлаган предприятие. Проектның бәясе - 9 млрд. сум. Төп инвестор BCRE компаниесе, аның керткән акчасы 7 ел эчендә кире кайтыр дип өметләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X