Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зљя утравы дљньяга таныла

Зөя утравы дөньяга таныла Зөя утравы белән изге Болгар җире, Казан Кремле кебек үк, ЮНЕСКО карамагындагы тарихи мөһим объектлар составына керергә мөмкин. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Зөя шәһәр-утравында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында мәгълүм булды. Әлифел ТАРАЗОВА «Түгәрәк өстәл» артында барган сөйләшүдә изге...

Зөя утравы дөньяга таныла
Зөя утравы белән изге Болгар җире, Казан Кремле кебек үк, ЮНЕСКО карамагындагы тарихи мөһим объектлар составына керергә мөмкин. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Зөя шәһәр-утравында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында мәгълүм булды.

Әлифел ТАРАЗОВА

«Түгәрәк өстәл» артында барган сөйләшүдә изге Болгар һәм Зөя утравындагы объектларның Дөньякүләм мирасны саклап калу конвенциясе таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.
- Без изге Болгар җирен һәм Зөя шәһәр-утравын ЮНЕСКО объектлары булырлык итеп әзерләргә тиеш, - дип сөйли бу җәһәттән фәнни-методик эксперт советы утырышында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Болгар да, Зөя дә, дөнья күләмендәге әһәмиятле объектлар арасында булсын, төзәтү-төзекләндерү эшләре вакытында хаталарга юл куймас өчен, без, абруйлы фән әһелләре белән килешеп, барысын да дөрес эшләргә дигән максат куйдык. Ә эксперт советының һәр этап буенча фикер алышуы безнең дөрес юлда икәнлегебезне күрсәтә.
«2010-2013 елларда Зөя утравын һәм Болгарны реставрацияләү һәм төзәтү-төзекләндерү турында» концепция эшләнгән һәм анда каралган эшләргә федераль һәм республика бюджетыннан 400әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Утырышта катнашучылар әйтүенә караганда, Казан Кремленә елына бер миллион турист килә, төзәтү-төзекләндерү эшләреннән соң Зөя утравына һәм Болгарга да якынча шулкадәр турист килергә мөмкин. Моның шулай булачагына утырышта катнашкан Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү халыкара тикшеренү үзәгенең генераль директоры Мөнир Бушенаки да ихластан ышана. Ул утрауда барган реставрация эшләрен сокланып карады.
- Мин Зөядә күргәннәремнән бик канәгать, - диде ул соңыннан. - Тарихи биналар моннан берничә ел элек аяныч хәлдә иде. Кыска гына вакыт эчендә бик күп эш башкарылган. Тарихи биналарның яңа сулыш алуын күреп, чын күңелдән сөендем. Киләчәктә туризмны да җәелдерергә мөмкин булачак биредә.
Сөйләшүдә мәгълүм булганча, Зөядә эшләрнең җитмеш проценты диярлек тәмамланган. Шул ук Мөнир Бушенаки әйтүенчә, утрауда тарихи объектларны торгызу белән берлектә, начар шартларда яшәгән җирле халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә алып барыла торган эш - мактауга лаек гамәл. Россия Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе фикеренчә, изге Болгарның һәм Зөя утравының ЮНЕСКО тарафыннан танылуына ике дин, ике мәдәниятның тату яшәү үрнәге уңай тәэсир итәчәк, чөнки бүтән бер генә җирдә дә аларның үсеше өчен мондый шартлар тудырылмаган. Бу - уникаль күренеш һәм ул бик мөһим. Әмма ЮНЕСКО тарафыннан, димәк, дөньякүләм танылуга ирешү өчен, Зөяне дә, изге Болгар җирен дә һәрьяклап кат-кат тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250