Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзгәрешләр кертелә

2012 елның 1 июленнән РФ КоАПка үзгәрешләр кертелә: автомобилен туктату һәм туктап тору кагыйдәсен бозганга штраф күләме арта. Аерым алганда, җәяүлеләр чыга торган урында яисә тротуарда ярашлы юл билгесе булмаганда машинасын 5 метрдан якынрак туктаткан яисә туктатып торган өчен 1 мең сум штраф каралган. Хәзерге вакытта моның өчен кисәтү ясала...

2012 елның 1 июленнән РФ КоАПка үзгәрешләр кертелә: автомобилен туктату һәм туктап тору кагыйдәсен бозганга штраф күләме арта.

Аерым алганда, җәяүлеләр чыга торган урында яисә тротуарда ярашлы юл билгесе булмаганда машинасын 5 метрдан якынрак туктаткан яисә туктатып торган өчен 1 мең сум штраф каралган. Хәзерге вакытта моның өчен кисәтү ясала яисә 300 сум штраф салына.
Автобус тукталышларында яисә аннан 15 метрдан якынрак арада туктаган өчен, пассажирлар төшерү яисә утыртудан кала, шулай ук 1 мең сум штраф салына (хәзер - кисәтү яисә 100 сум штраф).
Туктау һәм туктатуны тыйган юл билгеләрен санга сукмаган өчен штраф биш тапкыр арта - 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр. Әгәр машина йөртүче башка транспорт чараларына каршылык тудырса яисә тоннельдә туктаса, штраф 2 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә һәр очракта да автомобиль тоткарлана яисә махсус тукталышка куелырга мөмкин.
Автобус полосасында йөргән яисә машинаны туктаткан өчен штраф 1,5 мең сум (хәзер - кисәтү яисә 300 сум штраф). Торак зоналарда кагыйдә бозган өчен 1,5 мең сум штраф каралган (хәзер - 500 сум).
Болардан тыш, киләсе елның 1 июленнән «Транспорт чарасын тоткарлау, аннан файдалануны тыю» маддәсе яңа редакциядә чыгачак. Аңа ярашлы рәвештә, машинаны саклап торган өчен чыгымны шофер үзе түләргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев