Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әзер булуың хәерле

Табигать һаман сынап тора кешене. Йә давыл килеп чыга, йә су баса, йә корылык... Менә шундый җимергеч гарасатлар яисә, Ходай күрсәтмәсен, сугыш килеп чыкса - һәркем дә нишләргә кирәклеген алдан белеп торса хәерле. Шәһәр куркыныч астында калган очракта, халык аннан күчәргә тиеш була. Котылу чарасының беренче адымы шул һәм аны...

Табигать һаман сынап тора кешене. Йә давыл килеп чыга, йә су баса, йә корылык... Менә шундый җимергеч гарасатлар яисә, Ходай күрсәтмәсен, сугыш килеп чыкса - һәркем дә нишләргә кирәклеген алдан белеп торса хәерле.
Шәһәр куркыныч астында калган очракта, халык аннан күчәргә тиеш була. Котылу чарасының беренче адымы шул һәм аны оешкан төстә тиз башкарырга кирәк. Эвакуация нәтиҗәле килеп чыксын өчен, аңа алдан әзерләнеп, юлларын өйрәнеп кую зарур.
Яшел Үзән гражданнар оборонасы оешмасы узган пәнҗешәмбе көнне шәһәрдә өйрәнү үткәрде. Анда предприятиеләрнең һәм оешмаларның гражданнар оборонасы буенча җаваплы вәкилләре катнашты. Өйрәнү шәһәрнең музыка мәктәбендә үткәрелде. Гражданнар оборонасы оешмасы белгечләре әлеге вәкилләргә кискен чакта нишләргә кирәклеген, менә шул мәктәп мисалында күрсәтеп, җентекләп аңлаттылар.
Күченү турында боерыкны республика президенты бирә. Әмер игълан ителгәч, халык оешкан төстә эвакуация пунктларында җыелырга тиеш. Моңа барлыгы 4 сәгать бирелә. Безнең калада барысы 20 эвакуация пункты булдырылган. Кемнең кайсы пунктка барасы эш урыннарында яки яшәү урыннарында җиткерелә. Әлеге пунктта һәр кешегә саклану чаралары һәм юлга су, ризык бирелә. Җыелган халык машиналар белән тирә-яктагы авылларга җибәрелә. Бару урыннары билгеләнгән. Шәһәр халкы нигездә аръякка күчерелә. Яшел Үзән каласы халкы 12 сәгать эчендә күченеп бетәргә тиеш.
Пәнҗешәмбе көнне үткәрелгән өйрәнүне республика буенча үткәреләчәк өйрәнүләргә әзерләнү чарасы дип карарга кирәк. Республика буенча өйрәнүләр 26 сентябрьдә уздырыла. Ул көнне һәр предприятиенең һәм оешманың гражданнар оборонасына әзерлеге тикшереләчәк. Әзер булыгыз!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X