Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Үзен күргәндәй булдым»

3 декабрьдә хакимиятнең конференцияләр залында Кронштадтта «Зеленодольск» корабында хезмәт итүче якташ матрослар һәм аларның командирлары белән видеоэлемтә режимында әти-әниләр, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, яшьләр оешмалары, ветераннар советы вәкилләре, күптән түгел хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләр күрешеп сөйләште. - Хәзерге вакытта «Зеленодольск» МПКда -7 егет, ә Кронштадта көз көне...

3 декабрьдә хакимиятнең конференцияләр залында Кронштадтта «Зеленодольск» корабында хезмәт итүче якташ матрослар һәм аларның командирлары белән видеоэлемтә режимында әти-әниләр, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, яшьләр оешмалары, ветераннар советы вәкилләре, күптән түгел хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләр күрешеп сөйләште.
- Хәзерге вакытта «Зеленодольск» МПКда -7 егет, ә Кронштадта көз көне киткән 16 егет хезмәт итә, - дип сөйли военком Рамил Батршин. - Гомумән, Ленинград хәрби-диңгез базасына 30 егетне җибәрәбез. Моннан тыш, Яшел Үзән егетләре эчке, һава-десант гаскәрләре сафында, спецназда хезмәт итә.
Кронштадтта хезмәт итүче егетләр белән аеруча тыгыз элемтә урнашкан һәм 3 декабрьдә булган видеоочрашу - шуның бер мисалы.
Гадәти булмаган очрашуның беренче минутларында матрос егетләр бераз тартынып, кыенсынып торсалар да, үзләрен тиз кулга алып, хәрби хезмәтләре, яшәү шартлары турында шактый тәфсилләп сөйләде. Безнең яктан район башлыгы Сергей Батин, икенче яктан Кронштадт район хакимиятенең мәгълүмат бүлеге башлыгы Михаил Гарцев һәм «Зеленодольск» МПК корабы командиры Вячеслав Журавлев, алып баручы ролен үтәп, очрашуны истә калырлык итеп оештырды. Кунакларның үзләрен залга куелган галәмәт зур телевизор экраны аша күреп тордык.
Видеоочрашуга килгән егетләрнең һәркайсы әти-әнисе, туганнары, йөргән кызы белән күзгә-күз карап сөйләште. Әти-әниләрне ашау-эчү, эчке режим кызыксындырды күбрәк.
Быел көз хәрби хезмәткә алынган Кызыл Яр егете Фидан Галиуллин «Зеленодольск» корабында электрик итеп билгеләнгән. Армиядә тәртип шундый: матрослар иртәнге 6да тора, кичке 10 да йокларга ята. Хәрби әзерлеккә вакыт күп бирелсә дә, матросларның хат язу, бүтән шәхси эшләр белән шөгыльләнү өчен 1-1,5 сәгать вакыты кала. Фидан бернәрсәгә дә зарланмый, әйтүенә караганда, бар да яхшы. Яхшы ашаталар, каюталарда җылы, уңайлы, чиста. Яңа елга якыннары, тәм-том, күчтәнәч тутырып, посылка салса, хезмәт итүче егетләр бик тә разый калачак. Посылка эчендә утюг булса, тагын да әйбәт. Һәрвакыт пөхтә, фырт киенеп йөрүче матросларга утюг иң кирәкле әйберләрнең берсе. Кронштадтка кунакка баргач, Яшел Үзән делегациясе бүләк иткән суыткыч егетләргә туган ягы, туган җанлы якташлары турында сәлам биреп торган кебек. Гомумән, туган як белән бәйле һәртөрле истәлекләрне матрослар кадерләп саклый һәм ул хакта бүтәннәргә дә сөйли.
Көз көне генә хәрби хезмәткә чакырылган Яшел Үзән егете Адел Җәләлиевның һөнәрләре турында командирлары да әле белеп бетерми икән. Кронштадтка хәрби хезмәткә киткәнче, баян классы буенча музыка колледжын тәмамлавы, аннары консерваториядә белем алуы хакында матросның командирларына муниципаль район башлыгы Сергей Батин хәбәр итте. Командирлары әйтүенчә, Яшел Үзән егетләре тыйнак, әмма грамоталы һәм алар командование куйган теләсә нинди катлаулы бурычны үтәргә һәрвакыт әзер. «Зеленодольск» корабында Яшел Үзән егетләре, узган елларда да хезмәт итеп, үзләре турында бары тик матур фикер калдырган һәм, киләсе елларда безнең егетләрне корабка хезмәт итәргә чакырып торсыннар өчен, бүген хезмәт итүчеләр үзләрен уңай яктан күрсәтергә тиеш. Матрос тыныч, имин хезмәт итсен өчен, мондый төр очрашулар бик тә кирәк.
- Улымның әйбәт хезмәт итүен, командирларының кайгыртучан җылы мөнәсәбәтен күреп, күңел сөенде, - дип сөйли яз көне хәрби хезмәткә алынган матрос Илнар Җәмматовның әнисе Фәридә ханым. - Улым хәрби хезмәткә киткәнче университетта мехматта укыган иде. Мөстәкыйль булса да, ул минем өчен һәрвакыт бала. Ә менә бүген тынычланып калдым, җанга рәхәт булды, әйтерсең лә, үзен күреп сөйләштем. Бүтән әниләр дә уллары өчен борчылып тормасын, аларның хезмәте әйбәт бара. Сынатмыйча, Ватанга тугры хезмәт итәр дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, улларыбыз белән күрештергән өчен, видеоэлемтәне оештыручыларга барлык әниләр исеменнән рәхмәт әйтергә телим.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев