Яшел Үзән

Үзебезнеке – үзәктә

Күптән түгел Җәмәгать советы чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Җәмәгать советы әзерләгән сорауларга җавап бирергә тиешле җитәкчеләр чакырылган иде. Урамнарда яңгырдан соң күп вакыт җәяүлеләргә йөрү кыенлаша, чөнки җыелган сулар тротуарларның күп өлешен каплап ала. Су агарга тиешле коелар (ливневкалар) җитенкерәмәве, булганнарының ничек...

Күптән түгел Җәмәгать советы чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Җәмәгать советы әзерләгән сорауларга җавап бирергә тиешле җитәкчеләр чакырылган иде.
Урамнарда яңгырдан соң күп вакыт җәяүлеләргә йөрү кыенлаша, чөнки җыелган сулар тротуарларның күп өлешен каплап ала. Су агарга тиешле коелар (ливневкалар) җитенкерәмәве, булганнарының ничек эшләве турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, коеларны чистарту планлы рәвештә алып барыла, агып төшкән үлән калдыкларын, чүп-чарны вакытында чистартып барырга тырышалар. Шулай да, Мирный бистәсе яз җитсә, көчле яңгыр яуса, тездән су белән тула. Җәмәгать советы әгъзалары мондый хәлне булдырмас өчен, гел чистартып торырга кирәк дип искәртте.
Шәһәрнең төзелеше, яшелләндерү турында «Урожай» дип исемләнгән клубның җитәкчесе, күпләргә таныш Людмила Яровая чыгыш ясады. Ул шәһәрне карап йөргәндә шактый үзгәрешләргә игътибар иткән, яшь агачларның күп булуы да, матур чәчәкләр утыртылуы да күңелләрне иркәли. Ә менә утыртылган агачларның соңыннан язмыш кочагына ташлануы бер дә күңелле хәл түгел.
Шәһәрдәшләребезнең үзәгенә үткән тагын бер мәсьәлә ул да булса - лифтлар өчен беренче каттагыларның түләве. Бу турыда Җәмәгать советында Яшел Үзән торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сөйләде. Әйтергә кирәк, бу - күптән өстерәлеп килә торган сакаллы проблемаларның берсе. Татарстанда Яшел Үзән лифтларны тотуга беренче каттан ук түләү ала торган бердәнбер шәһәр. Департамент җитәкчесе сүзләренә караганда, беренче каттагылардан түләү алу-алмау турында ике документ бар: берсе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, аның буенча беренче каттагылар түләргә тиеш түгел, икенчесе Федераль үзәк законы, ягъни, мәсәлән, Мәскәүдән иңдерелгәне, аның буенча без түләргә тиеш. Яшел Үзән прокуратурасы тарафыннан түләү алырга кирәк дигән күрсәтмә бирелгән, чөнки федераль үзәктән килгәне беренчелрәк икән. Ә прокуратура күрсәтмәсенә без каршы килә алмыйбыз, ди Олег Анисимов.
Җәмәгать советы безнең район Советы депутатларына мөрәҗәгать итәргә, район депутатлары, үз чиратында - Дәүләт Советына, Дәүләт Советы Мәскәү депутатларына чыгып, берәр төрле чишелеш табып булмасмы дигән карарга килде.
Җәмәгать советы күтәргән тагын бер мәсьәлә, ул да булса, халыкның да, җитәкчеләрнең дә үзәкләренә үткән коммуналь хезмәтләргә, халык теленчә әйтсәк, квартплата түләмәүче бурычлылар мәсьәләсе. «Торак комплексы» идарә компаниясе җитәкчесе Марат Хәйруллов алар белән ничек көрәшүләре турында сөйләде, чөнки ул намуссызлар аркасында 98 процент түләгән халык җәфа чигә бит, җәен кайнар су юк, хәтта кыш көне дә җылылык бирүне чикләргә мөмкиннәр. Хәйруллов сүзләренә караганда, төрлечә көрәшәләр икән алар белән, бурычлыларга йөриләр, электр чыбыкларын кисәләр, инде соңгы чара - канализацияне томалауга хәтле барып җитәләр икән. Бөтенләй түли алмаслык гаиләләр бар, эчкечеләр, яшь балалы, алардан инде бөтенләй алып булмый. Хәзер без бурычлыларның паспортын булдыру өстендә эшлибез, дип сөйли Марат Хәйруллов, анда бурычлыларның бөтен кереме исәпләнеп, түли, түли алмавы исәпкә алыначак.
Тагын бер бик тә җаваплы чор - ул да булса, яңа уку елы башлануы... Бу турыда муниципаль район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алексей Сафин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, барлык мәктәпләр дә уку елына әзерләнеп кергән, укытучылар җитәрлек, балалар саны да артуга таба бара. Ә менә август аенда мәктәп формалары белән килеп чыккан аңлашылмаучылык, чыннан да, бик начар. Яшел Үзән тегү фабрикасы алынган заказларны үтәп җиткермәү сәбәпле, ата-аналарда ризасызлык туган. Җәмәгать советы әгъзалары җитәкчеләргә алга таба игътибарлырак булырга, мондый аңлашылмаучылыкларга юл куймаска чакырды.
Илдар Габидуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: