Яшел Үзән

Үзебезнеке тәмлерәк

Агымдагы елның 5 ноябреннән Европада Сыйфат атнасы старт алса, 8 ноябрьдә бөтен илләрдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнә. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Быел бездә традициягә әйләнгән чаралар яңа шартларда - Россиянең ВТОга кергән мәлендә уздырыла. Шуның белән бергә, 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр, беренче тапкыр Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Бөтенроссия сыйфат айлыгы оештырыла....


Агымдагы елның 5 ноябреннән Европада Сыйфат атнасы старт алса, 8 ноябрьдә бөтен илләрдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Быел бездә традициягә әйләнгән чаралар яңа шартларда - Россиянең ВТОга кергән мәлендә уздырыла. Шуның белән бергә, 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр, беренче тапкыр Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Бөтенроссия сыйфат айлыгы оештырыла.
Айлыкны РФ субъектлары һәм шулай ук ТР Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән Бөтенроссия сыйфат оешмасы (ВОК) һәм «Россиядә җитештерелгәнне сатып алыгыз» программасы оештыра.
Сыйфат айлыгының төп максаты - үзебезнең илдә җитештерелгән продукциянең сыйфатын арттыру, аны дөнья статусына яраштыру, эшмәкәрләрне һәм фәнни-техник җәмәгатьчелекне сыйфат проблемасына җәлеп итү, конкурентлыкны арттыру.
Татарстан өчен студентларның Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан товарның сыйфатын арттыру аеруча актуаль булып тора. Кунакларга күрсәтелгән хезмәтләр никадәр сыйфатлы булса, республиканың да абруе шуның кадәр күтәреләчәк.
Сыйфат көненә Яшел Үзән районы территориясендә ел саен җентекләп әзерләнеп, җирле җитештерүчеләрнең продукциясен киң кулланышка чыгаралар. Бу ел да искәрмә түгел. Менә шул төп чараларга килгәндә, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ җитештергән икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләргә дегустация 1 һәм 2 ноябрьдә Комаров һәм Заикин урамнарындагы «Март» кибетләрендә булып узды инде. Ә 7 ноябрьдә мондый дегустация 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Комсомольская урамындагы һәм 8 ноябрьдә Гагарин урамындагы «Алита» кибетләрендә уздырылачак.
Васильево икмәк заводының һәм базардагы Р.Габдрахманов мини-пекарнясы продукциясен 8 ноябрьдә «Табигать байлыклары» МУПның беренче катында 9дан 13 сәгатькә кадәр татып карарга була. Бу көнне шушы ук урыннарда Яшел Үзән алкоголь инспекциясенең эчке базарны кординацияләү бүлеге белгечләре кизү дә торачак һәм кулланучылар мөрәҗәгатьләрен кабул итәчәк.
9 ноябрьдә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Ленин урамындагы «Пятерочка» кибетендә гражданнарны кабул итү була.
8 ноябрь көнне Засорин урамындагы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлегендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр 4-58-78 телефоны аша кулланучылар өчен «Кайнар линия» эшли. Товарлар, кулланучыларга күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатына кагылышлы сорауларны бирергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 апреля 2018 - 18:12
    Кушкапка уеннары УЕН кешелек белән бер яшьтә. Ул безне үстереп кенә калмый, интеллектны формалаштыра, дөньяга мөнәсәбәтне булдыра һәм мөмкин булган башка төрле күзаллаулар белән үзебезнең карашны яраклаштыра. Бу бик акыллы язылган кебек тоела, әмма уенның асылын чагылдыра.
    43
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 16:05
    Әтиеңә ышанып тормавың хәерле Улым әтисе белән күрешә алмаганына бик борчыла.
    22
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 14:50
    Сөйкемле сөяк Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга, инде күпләрегез таныш булган Гөлнур Айзат иҗатын кабат тәкъдим итәбез. Бер сулышта укылучы әсәрләр авторы белән якыннанырак танышыгыз.
    34
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 13:01
    Ветеринарлар чаң суга Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк.
    48
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 11:45
    Мин декрет ялында, ә мине эшемнән азат иткәннәр. Бу законлымы? – Юк, законлы түгел. Эш бирүче инициативасы белән йөкле хатын арасында хезмәт килешүе туктатылуга юл куелмый.
    21
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 09:59
    Тәрбия нигезе – иман Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.
    84
    0
    2
  • 22 апреля 2018 - 08:45
    Мошенниклар кесәсенә 110 мең сум салганнар Яшел Үзәндә ике кеше интернет-ялган корбаны булган. Алар мошенниклар кесәсенә икесе бергә 110 мең сум акча салган.
    25
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 07:22
    Төзекләндерү компаниясе башлана Электр компаниясенең төп максаты – кулланучыларны ышанычлы, сыйфатлы һәм арзан электр белән тәэмин итү. Җиһазларны төзек һәм өзлексез эшләрлек халәттә тоту өчен ел саен техник хезмәт күрсәтү, төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча планлы эшләр башкарыла.
    30
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 20:37
    Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова: Бу дуэтны махсус оештырмадык Гүя, язгы урманны таң калдырып, парлы сандугачлар сайрый…
    45
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 17:45
    Халык каршы Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Осиново бистәсендә «АГК- 1» компаниясе вәкилләре халык белән очрашты.
    77
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 16:22
    ТОТАЛЬ ДИКТАНТ – 2018 14 апрель – гади шимбә генә түгел, «Тоталь диктант» язган көн буларак тарихка кереп калды.
    30
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 15:11
    Куренекле актрисанын йорэге туктады... 83 яшендэ совет халкынын ин яраткан актрисасы вафат булды.
    126
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 14:57
    Үзгәреш елы авырлыклары Хәзер авылларда эш булмагач яшьләр тизрәк читкә китү ягын чамалый.
    45
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    778
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим