Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Завод продукциясе Санкт-Петербург күргәзмәсендә

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте 3-7 июль көннәрендә Санкт-Петербургта (ВК «Ленэкспо») узган алтынчы Халыкара хәрби-диңгез салоны-2013тә (МВМС-2013) катнашты. «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте»нең компанияләр төркеменә керүче завод өчен дөнья күләмендә үткәрелгән бу чара мөһим вакыйга. Салонда кораблар һәм диңгез техникасы төзелешенең бөтен нечкәлекләре күрсәтелде: кораблар...

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте 3-7 июль көннәрендә Санкт-Петербургта (ВК «Ленэкспо») узган алтынчы Халыкара хәрби-диңгез салоны-2013тә (МВМС-2013) катнашты. «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте»нең компанияләр төркеменә керүче завод өчен дөнья күләмендә үткәрелгән бу чара мөһим вакыйга.
Салонда кораблар һәм диңгез техникасы төзелешенең бөтен нечкәлекләре күрсәтелде: кораблар һәм суднолар төзү, энергетика җайланмаларын һәм корал урнаштыру, диңгез авиациясе, навигация һәм идарә итү системасы, корабларны тәэмин итү структурасы, яңа материаллар һәм технология. Күргәзмәләр залында Россия предприятиеләрендә хәрбиләр өчен эшләнгән продукция янәшәсендә чит ил компанияләрендә җитештерелгән продукция куелган иде, бу чагыштырып карау өчен җайлы.
Салонның оештыручысы - Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Чарада 500дән артык кеше, шул исәптән дөньяның 30 иленнән килгән компанияләр катнашты. 50 илдән 71 рәсми делегация теркәлгән иде. 17 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән дүрт павильонда, ачык мәйданнарда һәм фин култыгында, шулай ук Диңгез вокзалы причалында экспозиция-күргәзмә бүлеге эшләде.
«МВМС-2013»нең кораблар экспозициясендә Балтыйк флотының 7 корабы һәм судносы арасында Горький исемендәге заводта төзелгән «Грачонок» катеры да катнашты. Ул - диверсиягә каршы торырлык катер.
Горький исемендәге завод стендын Салонның оештыру комитеты рәисе - Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Д.Рогозин белән берлектә мактаулы кунаклар да тамаша кылды. Кунаклар күргәзмә экспозициясен игътибар белән өйрәнде, презентация материаллары белән танышты, «А145» проекты буенча төзелгән тиз йөрешле пассажир судносы һәм «Гепард-3,9» проекты буенча төзелгән фрегат аларда аеруча кызыксыну уятты.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X