Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Закон сәламәтлек сагында

26 октябрьдә ТР Дәүләт Советында составында наркотик, психотроп матдәләр булган дару препаратларын рецепт буенча сату турында закон кабул ителде. Дезоморфинның зыяны - санап бетергесез. Бер кабул итүдән үк бу наркотик кешедә көчле бәйлелек китереп чыгара, наркоманның гомере дә кискен кыскара: 2 елдан артык яшәми. Татарстан җәмәгатьчелеге, дезоморфинлы наркоманиягә каршы чыгып,...

26 октябрьдә ТР Дәүләт Советында составында наркотик, психотроп матдәләр булган дару препаратларын рецепт буенча сату турында закон кабул ителде.

Дезоморфинның зыяны - санап бетергесез. Бер кабул итүдән үк бу наркотик кешедә көчле бәйлелек китереп чыгара, наркоманның гомере дә кискен кыскара: 2 елдан артык яшәми. Татарстан җәмәгатьчелеге, дезоморфинлы наркоманиягә каршы чыгып, үз фикерен белдерде. Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменә иҗтимагый оешмалардан, яшьләрдән, волонтер һәм республика халкыннан 300дән артык мөрәҗәгать җибәрелде.
Яңа гына кабул ителгән закон («ТР территориясендә гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар һәм ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында») нигезендә кодеинлы препаратлар бары тик рецепт белән генә сатылачак.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән бүлеге өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250