Яшел Үзән

Юридик ярдәмне түләүсез алырга буламы?

Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен (телдән һәм язмача формада хокукый консультация, Гариза, дәгъва, юллама һәм башка хокукый характердагы документлар язу, судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданнар мәнфәгатен яклау) бушлай алырга хокукы булган 11 төр категория гражданнар исемлеге булдырылды.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә 155 адвокат эшли. Адвокатларның исемлеге ТР Юстиция министрлыгы сайтының «Түләүсез юридик ярдәм» бүлегендә (http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=605833) һәм «Интертат.ру» газетасы сайтында урнаштырылган.

ТР Юстиция министрлыгында атна саен чәршәмбе көнне 9дан алып 11 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибенә багышланган сораулар буенча "Кайнар линия" эшли. Тел. (843) 223-02-13.

Түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алырга теләүчеләргә тәрҗемәче хезмәте тәкъдим ителә.

Фото http://www.ktp-group.ru сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: